ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан табигый байлыкларга бай төбәк булып тора. Республикадагы су бассейннарының гомуми мәйданы 4 мең квадрат километрдан артып китә. Һәм куәтле һәм тулы сулы елгадан алып кечкенә күлгә кадәр һәр су объекты игътибарга лаек. Безнең махсус проект нәкъ менә аларга багышланачак.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен яңа "өйләр" барлыкка килде. Җимлекләрне төзекләндерүдә 700 дән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгатьчеләр, оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары бар. Барысы да бик теләп эшләделәр, чөнки мөһим һәм файдалы эш башкаруларын белделәр.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2022 елга түбәндәге контроль (күзәтчелек) төрләре буенча закон тарафыннан саклана торган байлыкларга зыян китерү куркынычы буенча программа проектлары эшләнде. Алар арасында:


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Кыргый пошилар һәм кыр кәҗәләре  ешрак шәһәр урамнарына  һәм кеше йорты янына чыга башлады. Белгечләр сүзләренә караганда, бу шәһәр территорияләрен киңәйтү белән бәйле. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар белән очрашканда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында топ-5 тәкъдим әзерләде.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Универсиада авылы тирәсендә йөрүче яшь пошины табып, аны кыргый табигатькә кайтардылар.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: республикада чәшкене һәм каманы исәпкә алу башланды. Ул 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел А.И. Щеповский исемендәге комплекслы профильле «Дала» дәүләти табигать тыюлыгы 21нче туган көнен билгеләп үтә. Бу уникаль аеруча саклана торган табигать территориясе Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән 40тан артык төр үсемлекләр һәм хайваннар булган флора һәм фауна элементларын саклап калырга, төбәктә экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Заказник төзү турында карар, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының боерыгы белән 2000 елның 26 октябрендә кабул ителде.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгенге көннән су күсесенең санын исәпкә алу башлана  дип хәбәр итә. Ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

Лаеш районы урманнарында һәм аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен җимлекләр куя башладылар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшләренә кереште.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый фаунада Африка дуңгызлар чумасы кабынуының югары куркынычы турында кисәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International