Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә ысылдавык аккош турында сөйләячәкбез.Ысылдавык аккош - утрак яшәү рәвеше алып баручы үрдәклеләр гаиләлеге вәкиле. Барлык казлылар отрядыннан иң зурысы. Мәһабәт һәм нәзакәтле, соклану хисе тудыра торган кош. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Ел саен республикада Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре патронажы астында кошларны тукландыру буенча акцияләр үткәрелә. Чираттагы чара Тәтеш районының «Каенкай» балалар бакчасында узды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитетына республика халкы еш мөрәҗәгать итә, алар катып баручы сулыкларда йөзүче аккошларның язмышы турында борчыла.
Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенең “җитәкчеләр " категориясенең әйдәп баручы төркем вазыйфаларына кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.
Конкурс тәмамланганнан соң, аның нәтиҗәләре 7 көн эчендә, кандидатларга язма рәвештә җибәреләчәк.
Татарстанда Әгерҗе районының Кырынды авылыннан ерак түгел белгечләрнең игътибарын УАЗ машинасы җәлеп итте. Аның йөртүчесе инспекторлар белән очрашырга теләмичә кыр аша качып китәргә ниятләгән иде.
Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә сазан турында сөйләячәкбез. Сазан төркемдә яши торган озын гомерле балык. Ул яшь чагында кәрәкәгә охшаган, ә зур үскәч алтынсу төскә , озынча гәүдәгә, куәтле койрыкка һәм сырт йөзгеченә ия.
«Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфның әйләнә-тирә дөнья дәресендә булып кайттылар.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре боз каплангач балык тотарга яратучыларны куркынычлар турында кисәтте. Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Яшел Үзән районы администрациясенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге хезмәткәрләре катнашуында бердәм рейд узды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Иж елгасының уң ярында, Әгерҗе районының Хор-Ключ авылыннан 3 километр ераклыкта Удмуртия Республикасының ике гражданын тоткарладылар. Алар су биологик ресурсларын тыелган корал белән (острога) тотып маташтылар.