Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 апреленнән 349 нчы номерлы карары белән, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, республика территориясендәге аучылык җир-суларында язгы ау тыела.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аучылык рөхсәт ителгән диеп аңлау дөрес түгел, чөнки Россия Федерациясе субъектларының аучылык өлкәсендәге вәкаләтләре бу территорияләргә кагылмый.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аулау, бу территорияләр турындагы нигезләмәләр белән тыела.
Шулай итеп, язгы ау Татарстан Республикасының бөтен территориясендә тыела.
«Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Буа муниципаль районы территориясендә 300 чыршы утыртылды. Акцияне «Зөя буйлары» дәүләт табигать заказнигы белгечләре оештырды.
Минзәлә районының яшәүчесе су биоресурсларына зыян китергән. Дусай Кичү торак пунктыннан ерак түгел Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә ул законсыз рәвештә кыслаларны тоткан.
Бу юлы кош оялары «Балтач»дәүләт табигать тыюлыгының Карадуган участогы территориясендә эленгән.
Кошлар- корткыч-бөҗәкләргә каршы көрәштә төп ярдәмчеләр.
Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр махсус режим кертелде - "Уылдык чәчү" операциясе башланды. Димәк, балык тотуга чикләүләр бар. Шуның белән бәйле рәвештә республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елга акваторияләрендә көчәйтелгән рейдлар үткәрә.
Иртәгә, 25 апрельдә, Татарстанда "Уылдык чәчү" операциясе башлана. 5 июньгә кадәр республика территориясендә балык тотуга чикләүләр кертеләчәк.
Бу хакта сүз бүген, 24 апрельдә, Instagram социаль челтәренең туры эфирында, # chistye.luga. аккаунтында барачак. Кичке сәгать биштә ( 17:00) сорауларга "Чиста болыннар" дәүләт табигать заказнигы башлыгы Александр Чебурахтин җавап бирәчәк.
«Чиста болыннар» комплекслы юнәлешле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказнигы 2001 елның 23 апрелендә Чистай муниципаль районы территориясендә оештырылды. Бүген аңа 19 ел булды.
Заказник эталонлы тугай комплексларын, су-сазлык җирләрен, үсемлекләр һәм хайваннар генофондын саклау, биоресурсларны торгызу һәм үрчетү, Татарстан Республикасының Идел-Кама төбәгенең уңай экологик балансын саклап калу максатыннан оештырылды.
2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, республикада санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде һәм гражданнар күпләп йөри торган урыннарда хезмәт күрсәтү тыела.
Күрсәтелгән карарны үтәү максаты белән, республикада язгы ауны оештыру буенча барлык чаралар, шул исәптән аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү дә , ау чоры тәмамланганчыга кадәр ук туктатылды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу, Кодексның 20.6.1. статьясы буенча, чикләү чараларын бозу өчен (Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга карата), административ җаваплылык карала.
Әлеге чаралар Сезнең сәламәтлегегезне саклауга юнәлдерелгән. Кабул ителгән чараларга аңлап каравыгызны сорыйбыз.
22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, хәзер дистанцион укытуда булган мәктәп укучылары өчен, онлайн режимда берничә экологик дәрес үткәрәчәк. Алар табигатькә сак караш турында, хайваннар дөньясын саклау турында, Җир һәм аның экосистемаларының кешелек тормышын тәэмин итү турында сөйләячәк.
«Әйләнә-тирәбездәге дөнья» онлайн проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Инстаграмм профилендәге рәсми аккаунтының турыдан-туры эфирында лекция үткәрделәр. Лекция Бөтендөнья умырзая көненә багышланган иде.