Кошларның нәзберек дөньясы хакында кайгырту – аларның иминлеген саклауга керткән мөһим өлешләрнең берсе, моны балачактан ук аңлатып үстерергә кирәк. Спас районының балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары аларны ничек сакларга кирәклеге нисбәтендә үрнәк күрсәтә алалар. Алар, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, бик теләп һәм энтузиазм белән төрле материаллардан җимлекләр ясадылар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан МХО уздыру зонасында булган сугышчыларга адреслы гуманитар ярдәм җыйдылар һәм җибәрделәр. Аңа рабиц сеткасы рулоннары һәм азык-төлек продуктлары кергән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре махсус хәрби операциясе зонасындагы сугышчыларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Анда корал һәм медикаментлар гына түгел, ә тагын бик күп башка көнкүреш әйберләре дә кирәк. «Кичке таң» тыюлыгы хезмәткәре Әлфия Нуримановада хәрби госпитальләр өчен простынялар һәм сөлгеләр тегү фикере туа. Көндез ул үсеп килүче буын белән экологик агарту чаралары үткәрә, ә кичен сугышчыларга ярдәм итә.
Түбән Кама районының яшь табигать белгечләре «Заповедный ПРОФИ 2.0» квизы буенча танып-белү-күңел ачу экологик маҗарасына юнәлделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Транспорт полициясе һәм Росрыболовство хезмәткәрләре белән берлектә Кама елгасында Кызыл Бор авылы янында су биологик ресурсларын тыелган аулау коралларын кулланып тоту гамәлләрен башкарган ике гражданинны тоткарладылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп видео яздырдылар. Алар бензопычкылар, шома көпшәле мылтыклар һәм аларга патроннар, шулай ук беренчел кирәкле әйберләр белән башка гуманитар ярдәм алдылар.
Республикада махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен корал тапшыру чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бүген 17 мылтыктан һәм 550 патроннан торган чираттагы партияне Нурлат, Спас һәм Чистай районнары аучылары тапшырды.
Республика халкы озакка сузылган Яңа ел каникулыннан соң эш режимына кереп килгән арада, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җылуга (боз өстендә суы катмаган урын) төшкән бер яшьлек марал бозавын коткаралар. Югары Ослан районының Чангара елгасындагы хәлсезләнгән хайван турында битараф булмаган кешеләр хәбәр итә. Мөгаен, ул бер ярдан икенче ярга чыгарга уйлагандыр, көчен исәпләмичә егылган һәм тора алмаган, чөнки боз өстендә тояклары тая.
Республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу башлана. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, аучылык хуҗалыклары белгечләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар 14 мең чакрымнан артык юл үтәчәк һәм аучылык ресурсларының 19 төрен санап чыгачак.
Бүген без мөһим бәйрәм — Тыюлыклар һәм милли парклар көнен билгеләп үтәбез! Алар биологик төрлелекне саклап кына калмыйлар, ә бәлки безгә кыргый табигатьнең матурлыгына хозурланырга, аның белән илһамланырга һәм аннан өйрәнергә мөмкинлек бирәләр. Бу территорияләр сирәк һәм югалып баручы төрләр өчен сыену урыны булып хезмәт итә, шулай ук экологияне өйрәнү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өчен мөһим фәнни лабораторияләр булып тора.