ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Сезнең кайчан да булса Төньяк боланнарын, дөяләрне сыйпаганыгыз бармы, яисә дикобразны (уклы керпене) һәм янутларны кулдан ашатканыгыз бармы? Сүз, әлбәттә, табигый шартларда яшәүче ерткычлар турында түгел, ә Чистай районының «Сарсаз-агротур» агрофермасында яшәүче үхайваннар турында. Аларны карарга «Яшь табигать сакчысы» клубы укучылары килгән. Фермада 20 төрдән артык җәнлек яши: ак төлкеләр, төньяк боланнары, атлар, дөяләр, уклы керпеләр (дикобразлар), янутлар, тавис кош һәм фазаннар, шиншиллалар, тиеннәр, ташбакалар, хаскилар һәм башкалар бар.

«Зәңгәр күлләр» территориясендә QR-кодлар кулланып контактсыз түләү кертелгән. Алар махсус сакланучы табигый территориянең бөтен территориясендә мәгълүмати аншлагларда урнаштырылган. Алынган акчалар тыюлыкны саклап калуга һәм саклауга юнәлдереләчәк.


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 гыйнварда республикада түбәндәгеләргә ау сезоны тәмамлана:

- наратлык киек кошларына ау этләреннән башка;

- наратлык, дала һәм кыр киек кошларына ау этләре белән.


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Бүген Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай мәктәп укучылары «Яшел патруль» икенче район эко-турнирында әйләнә-тирә мохитне ничек дөрес сакларга һәм кыргый табигатькә сак карарга өйрәнделәр. Аларга Татарстан флорасы һәм фаунасы проблемаларына багышланган дүрт төрле практик тур узарга туры килде. Ярышлар көндәшлек рухында узды. Беренче карашка җиңел сораулар командаларны аптырашта калдырды. Балалар бар көчләрен куеп каршы команданы узарга тырыштылар: төймәгә элегрәк басарга, сорауга тизрәк җавап бирергә тырыштылар.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республика халкы кө саен табигатьне кайгырту эшләрен башкара. Яңа ел алдыннан хәтеребездә калачак игелекле гамәлләрне барлыйбыз: яшь поши бозавы белән кыр кәҗәсен, Кызыл китапка кертелгән ябалакларны һәм дербникны коткардык.

 


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Менделеевск район суды тарафыннан законсыз рәвештә поши аулаган өчен РФ Җинаять Кодексының «Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып башкарылган законсыз ау» 258 статьясының 2 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче өч кешегә карата хөкем карары чыгарылды. 
 


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әлки районы буенча районара бүлеге башлыгы ләтчәне районның гомум кулланылыыштагы аучылык биләмәләре территориясендә үреп ала. Ул кар баскан кыр буйлап йөгереп йөри. Ерткыч, махсус фотога төшкәндәй, гәүдәсен әле уңга, әле сулга боргалый.

 

Татарстан аучылары алгы сызыктагыларга ярдәмне дәвам итәләр. Бүген Әлмәт һәм Алабуга районнарында 8 мылтык, 1 оптик прицел һәм хәрбиләр өчен 60 патрон белән чираттагы партияләр тапшырылды.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

«Теләкләр чыршысы»нда катнашып, теләгән һәркем вакытлыча «тылсымчы»га әверелеп, Яңа ел могҗизасын бүләк итә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра ала. Акциягә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков та кушылды, ике баланың чаңгы җыелмасы һәм балалар велотренажеры хакындагы теләкләрен үтәде. Балалар шулай ук татлы бүләкләр дә алдылар.

 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Лениногорск районы аучылары сугышчылар өчен Яңа ел алды посылкасын тапшырдылар. Алар мылтык һәм 70 тән артык патрон җибәрделәр. Тапшырылган корал һәм сугыш кирәк-яраклары МХО уздыру зонасында сугышчыларны һәм тыныч халыкны якларга ярдәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International