ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстанда «Махсус сакланылучы табигый территорияләрнең төбәк системаларында биосфера резерватларының роле: биотөрлелекне саклау бурычлары» темасына квалификация күтәрү программасы ачылды. Тыңлаучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов мөрәҗәгать итте. Ул вакыйганың регионара хезмәттәшлек өчен әһәмиятен ассызыклады: «Бүген табигатьне саклау эшчәнлеген үстерүдә һәм төбәкләр арасында һөнәри тәҗрибә уртаклашуда яңа этап булачак программа ачыла. Татарстан Республикасы МСТТ челтәрен актив үстерә: соңгы ун елда республиканың табигый мирасын саклауга ярдәм итә торган 20 яңа территория төзелде. Барлык катнашучыларга да нәтиҗәле эш, кызыклы дискуссияләр һәм яңа һөнәри элемтәләр телим!»


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Бүген, Кыргый табигать көнендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәркемгә мөрәҗәгать итә. Әйдәгез бергәләп тирә-юньдәге гаҗәеп дөньяга – күзаллауларыбызны таң калдыра, безгә матурлык һәм гармония бүләк итә торган дөньяга рәхмәт әйтик. Аның беренчел матурлыгын бары тик без –кыргый табигатьне якларга әзер булган аңлы гражданнар гына саклый ала. Уртак тырышлыгыбыз – аның табигый гүзәллеген саклау нигезе. Татарстан – биотөрлелекнең чын хәзинәсе. Биредә дала киңлекләре һәм куе урманнар гармонияле рәвештә үрелеп ята, ә аларда – соклангыч тереклек. 

Бүген дәүләти табигать тыюлыклары администрацияләренең киңәшмәсе узды, анда узган елга йомгак ясалды. Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә шактый алга китеш күзәтелде – махсус сакланучы алты яңа табигый территория төзелде, 193 МСТТ өчен 1 597 мәгълүмат стенды куелды һәм Кызыл китап төрләрен күзәтүдә үсеш теркәлде. 


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аягы имгәнгән яшь кыр кәҗәсен коткарды. Алар аны Әлки районының Түбән Әлки авылы янындагы автомобиль юлы янында кар өстендә яткан килеш тапканнар. Хайван, кар катламы астына кереп, аягын имгәткәндер, мөгаен.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Куйбышев аучылык хуҗалыгы белгечләре һәм «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре вакытларын файдалы итеп саф һавада уздырдылар. Укучылар җирле кыргый хайваннарга катлаулы һава шартларын кичерергә ярдәм итү максатыннан бер көнгә үзләрен белгечләр итеп хис итә алдылар. Алар, өлкәннәр белән беррәттән, тукландыру мәйданчыкларына печән, ашлык һәм тоз тараттылар, булган утлык-җимлекләрне кардан чистарттылар.


28
февраль, 2026 ел
шимбә

Татарстанда су биоресурсларын саклауга юнәлдерелгән «Балык булсын!» («Рыбе – быть») экологик акциясе дәвам итә. «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләти табигать зоология тыюлыгы территориясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, балык заводы хезмәткәрләре, Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе, Балык тоту кардәшлеге вәкилләре, һәвәскәр балыкчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре аэрация үткәрделәр һәм 1000 нән артык тишем борауладылар.‑


27
февраль, 2026 ел
җомга

Зөя аучылык хуҗалыгы территориясендә тирән кар көртенә батып калган һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган кыр кәҗәсен коткарганнар.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты агымдагы елның 28 февралендә республикада аучылык ресурсларының түбәндәге төрләренә ау сезоны тәмамлануын искә төшерә: төлке; корсак; ‑үр куяны; ондатра; сусар; янутсыман эт; кондыз; селәүсен; тиен; кабан. Аучылык ресурсларының барлык төрләре буенча, кабаннан кала, мәгълүматлар ау сезоны тәмамланганнан соң 20 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Кабан буенча ике вариант каралган: хайванны аулап алган очракта – аулаганнан соң 10 календарь көн эчендә белешмәләрне тапшырырга кирәк; аулап алмаган очракта – белешмәләр аучылык срогы тәмамланганнан соң 10 календарь көн эчендә тапшырылырга тиеш. Белешмәләр бирү урыны: аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу урыны буенча.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дәвалаучы табибларга больничныйларны читтән торып ябу өчен МАХ милли мессенджерын кулланырга рөхсәт итте. 


26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Кама аръягы зонасы хезмәткәрләре «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәләр. Бу юлы партнерлар Спас районы мәктәпләренең берсендә «Мин һәм Кызыл китап» темасына беренче уртак танып белү чарасын оештырдылар һәм уздырдылар. Укучылар Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыга торган флора һәм фауна төрләре белән таныштылар. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр саны кимүнең төп сәбәпләре турында белделәр, биотөрлелеккә янаучы факторлар турында фикер алыштылар, шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләрен кабатладылар. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәс өчен, үзеңне ничек тотарга икәнен искәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International