ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Яз тулысынча хакимлек итә.  Татарстанлыларны матур һәм нәзәкатьле кошларның күпләп кайтулары сөендерә.

Себеркеләр һәм тырмалар, көрәкләр, капчыклар һәм перчаткалар. Беренчеләрдән булып санитар-экологик ике айлыкка кушылырга карар иткән «Кичке Таң» заказнигы хезмәткәрләренең гади генә эш кораллары менә шулар.


3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелегенең Саба районы буенча районара бүлек башлыгы Марсилә Галимуллинны Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең электрон Почет тактасына кертелүе белән котлый.

Түбән Кама халкын әйләнә-тирәлекне саклау буенча заманча мегаполисларның иң актуаль мәсьәләләренең берсе борчый. Алар ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов җитәкчелегендә күпкатлы йортлар ишегалдында сыерчык оялары урнаштырылган экозона булдырдылар.


31
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнарына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре Иҗтимагый совет утырышында тикшерелде. Чарада ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы шәһәр чигендә соры ябалакны коткарды.

Теләче районында «Һәр сыерчыкның үз оясы» дигән традицион район конкурсына йомгак ясалды. Чара «Татмедиа» АҖ филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды.

30 мартта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вазыйфасына вакантлы вазыйфаны биләүгә бәйге игълан ителә.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Зәй укучылары язгы каникул вакытында өйләрендә компьютер һәм телевизор янында гына утырмыйлар. Алар буш вакытларын ачык һавада үткәрәләр. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре белән бергә «Кошларга – сыерчык оясы» акциясе кысаларында шәһәр халкының яраткан ял итү урыннарының берсе – Р.Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркында сыерчык оялары урнаштыралар Монда тагын да күбрәк кошлар килсен өчен, алар 40 оя куйганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International