ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тиешле рөхсәтсез саклана торган яки республика территориясендә табылган коралны, аңа патроннарны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне үз теләге белән тапшырган өчен бер тапкыр акчалата бүләкләү каралган, дип хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: 27 гыйнвардан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вазыйфасына вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан ителде.
Кышын «Мишә» һәм «Урман чишмәсе» аучылык тыюлыкларында планлы эштән тыш күңелле мәшәкатьләр дә өстәлә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында белгечләр тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов «Цифрлар дәресе» барышында Г.С. Боровиков исемендәге Алексеевск 3 номерлы урта мәктәбе укучыларына һава торышын фаразлый торган технологияләр турында сөйләде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан сулыклардан браконьерларның ятьмәләрен алу эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Азнакай районы территориясендә законсыз аулаган өчен дүрт гражданны тоткарладылар.
Кышын шәһәрлеләр актив рәвештә шәһәр паркларында һәм урманнарда яшәүче кошлар өчен җимлекләр эләләр. Ә Красный Ключ мәктәбе укучылары Балалар экология-биология үзәге укытучысы һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов белән бергә тиеннәрне дә сыйлыйлар. Районда хайваннарның саны шунлыктан елдан-ел арта бара.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга тыю кертелүен хәбәр итә.