Аксубай районының Иске Ибрай – Яңа Тимәш автомобиль юлында Федоровка авылы янында җиңел автомобиль белән поши бәрдергәннәр.
27 гыйнвардан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы су биологик ресурслары бүлеге башлыгы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә.
Кыш – хайваннар өчен бик авыр чор, чөнки ризык кар катламы астында. Нәкъ менә хәзер аларга безнең кайгырту һәм ярдәм кирәк. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Восход» аучылык хуҗалыгы җитәкчелеге белән берлектә Нурлат шәһәр гимназиясе укучылары өчен табигать кочагына экскурсия оештырдылар.
Кыш – күңелле бәйрәмнәр, рәхәтләнеп таудан чана шуулар, кар атышып уйнаулар гына түгел, ә кышлаучы кошлар өчен сынау булган көчле җилле салкыннар чоры да. Салкыннар башлангач, песнәкләр, күгәрченнәр, кызылтүшләр, чыпчыклар һәм башка бик күп каурыйлы дусларыбыз торак йортлар янында азык эзли башлыйлар.
Кышкы һава торышы сулыкларда яшәүчеләр өчен чын сынауга әверелде. Аларның яшәешен саклап калу өчен төп шарт – суны үз вакытында кислород белән туендыру. Ләкин, балыкларның күпләп томалану куркынычы бик еш очрый.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «җитәкчеләр» категориясенең әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Җил-бураннары, кары һәм салкыннары белән кыш килде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең марал фермасында яшәүче хайваннарны һава торышы үзгәрү һич куркытмый. Чөнки Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре аларны ныклап өстәмә тукландыралар. Алар өчен терлек азыгын җәен үк әзерләгәннәр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт кече суднолар инспекциясенең инспекторлык участогы, Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек һәм балык саклау идарәсе вәкилләре белән Куйбышев сусаклагычында уртак рейд оештырдылар.
Кар күп булган һәм салкын кышкы чорда кыргый хайваннарга кешеләрнең ярдәме кирәк. Шуңа күрә ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре урманда яши торган хайваннарга куелган җимлекләрне даими рәвештә тикшереп чыгалар. Бигрәк тә ярдәмгә мохтаҗ төрләрнең берсе – Себер кыр кәҗәләренә аерым игътибар бирелә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.