ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 14 июльдән КФҮ филиалларының барысы да җәйге-көзге һәм көзге-кышкы ау чорына һәркемгә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне аулауга (ау этләре һәм ау кошлары белән, шулай ук алардан башка) рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан эко белем бирү буенча эш алып барыла һәм, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча әңгәмәләр оештырыла.


10
июль, 2022 ел
якшәмбе

Безнең республика табигый байлыклары белән дан тота. Аның зур балык запаслары булган су бассейннарының гомуми мәйданы 4 мең квадрат километрдан артып китә.


8
июль, 2022 ел
җомга

Уникаль табылдыкны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Михаил Ерашомов Лаеш районының Паново һәм Дятлово авыллары арасында тапкан. Бу табылдык гөмбә – зонтиклы полипорус. Бу төр Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасында быел бакалавриат һәм магистратура программалары буенча су биоресурслары һәм аквакультура юнәлешләренә студентлар җыю ачылган.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вазыйфаларның төп һәм өлкән төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан ителү турында хәбәр итә.


6
июль, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре җитлегеп килүче аккойрык бөркетне коткару операциясе үткәрделәр. Хәбәр Петровский бистәсе янында кош тапкан битараф булмаган кешеләрдән килде.


5
июль, 2022 ел
сишәмбе

Балтач районында төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган «Чепья урманы» табигый территориясе булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


4
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан экологик белем бирү буенча эш алып барыла, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләренә экскурсияләр оештырыла.


1
июль, 2022 ел
җомга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International