ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казанда яшәүчеләр җитештерү биналарының берсе түбәсендә урнашкан оядан егылып төшкән кошчык – гади торымтайны табалар. Битараф булмаган кешеләр, ике көн буе карап тәрбияләп, кошчыкны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә тапшырды.


29
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 30 июнь көнне 16.00 сәгатьтә киләсе 2022 – 2023 елгы ау чоры өчен һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукы алуга физик затлар арасында җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан экологик белем бирү буенча эш алып барыла, шулай ук аеруча саклаулы табигать территорияләрендә һәм табигать һәйкәлләрендә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.


28
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Республика юлларында кыргый хайваннар барлыкка килү очракларының ешаюы сәбәпле, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибардан читтә калдырмаска һәм тәүлекнең якты вакытында йөрергә тырышырга чакыра.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама районының «СемьЯ» паркында тиеннәргә оялар урнаштырдылар.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада дала сөркәләренең санын исәпкә алу тәмамлана.


24
июнь, 2022 ел
җомга

1999 елның 24 июнендә Азнакай районының гаҗәеп почмагында нигез салынган «Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлыгы бүген республика картасында төп урынны алып тора.


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре кыр кәҗәсен коткаралар.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Алексеевск районының «Дубок» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Саннар дәресе» үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International