ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Республикада «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» экологик акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә коткару операцияләре 24 районда башкарылды, сулыкларда 7400 чамасы бәке борауланды. Томалануны булдырмау өчен, бораулар гына түгел, ә суны кислород белән баету процедурасын үткәрә торган җайланмалар – аэраторлар да кулланыла. Су тереклеген коткару буенча чираттагы шундый акцияләр Әгерҗе, Зеленодольск һәм Нурлат районнарында узды. Акциядә балыкчылар, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.


28
февраль, 2025 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Балтач һәм Лаеш районнары хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк тапшырдылар. Алар беренче кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек товарлары, маскировка челтәрләре һәм открыткалар алдылар. Сугышчылар Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм аучылар адресына видео рәхмәт яздырдылар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада төлке, корсак, үр куянын, ондатраны, сусар, янутсыман этне, кондыз, селәүсен, тиен һәм кабанны аулау чоры тәмамлануын хәбәр итә.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогы тирәсендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданинны тоткарлады.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә махсус саклау режимын бозу ачыкланды. Хокук бозучыга карата РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча механик транспорт чаралары белән йөргән һәм туктаган өчен административ беркетмә төзелде.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Лаеш районында тиешле булмаган урында чөгә балыгы сату факты теркәлде. Хокук бозучыларга карата «Сирәк һәм юкка чыгу куркынычы яный торган хайван яки үсемлек төрләрен юк итү» ТР КоАП 3.1 статясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы районында «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тотучы гражданинны тоткарлады.

25 февральдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ элеккечә Кәрим Тинчурин урамындагы 29 нчы йортта урнаша.


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Битараф булмаган татарстанлылар бәлагә эләккән канатлыларны коткаруны дәвам итәләр. Автомобиль трассасы кырыенда алар Кызыл китапка кертелгән ак койрыклы бөркетне күреп алалар. Хәлсезләнгән һәм туңган кош бер урында тыныч кына утыра – оча китә алмый.


18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районы Советының хисап утырышында катнашты. Утырыш алдыннан ул оешмалар продукциясе күргәзмәсен карады. Ел йомгаклары һәм киләсе елга планнар турында район башлыгы Вадим Никитин сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International