Тәтеш районы Балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә алты мәктәп командасы «Экологика» квиз җиңүчесе исеме өчен көрәшергә җыелды. Балалар экологиягә, табигать ресурсларына һәм әйләнә-тирә дөньяның тотрыклы үсешенә багышланган төрле биремнәр буенча ярыштылар, шулай ук төрле экологик акцияләрдә катнашулары турында сөйләделәр. Мавыктыргыч уен барышында һәр катнашучы үзенең сәләтен, командаларның бердәм эшен һәм тәкъдим ителгән проблемаларны хәл итүгә креативлык алымнарын күрсәтә алды. Уен аларда климат үзгәрүенең сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән кызыксыну уятты, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны киметә торган гади гамәлләрне тормышка ашыруга этәрде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кызыл китапка кертелгән, канаты сынган колаклы ябалакны коткара. Кош турында аларга битараф булмаган казанлылар хәбәр итә. Алар кошны Горький паркыннан ерак түгел ял итеп йөргәндә тапканнарын сөйлиләр. Ведомство хезмәткәрләре кошны карыйлар. Тикшерү вакытында тыныч һәм бераз хәлсез була, ләкин үзен яхшы хис итә иде.
Чистай районында беренче «Караоке-батл»да катнашкан балалар бакчаларында, мәктәпләрдә тәрбияләнүче талантлы, оста артист, җиңүгә омтылучан, җыр яратучы балаларны һәм ата-аналарны бүләкләделәр. Чараны «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге һәм район ата-аналар советы вәкилләре оештырды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әлмәт районында боз астына киткән буаз кыр кәҗәсен табигый яшәү шартларына чыгаралар.
Республикабызга әкренләп язның төп хәбәрчеләре кайта. Аларны Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Чүпрәле, Кама Тамагы, Минзәлә, Сарман районнарында һәм Казанда күргәннәр инде.
Бүген бТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, район балык заводы хезмәткәрләре, шулай ук балык тоту кардәшлеге вәкилләре һәм һәвәскәр балыкчылар төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә бәкеләр борауладылар һәм аларга камыш көлтәләре салдылар. Чара Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм аучылар махсус хәрби операция зонасына мылтыклар җибәрүне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Лениногорск районында булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районының Макаровка авылыннан 1,5 км ераклыкта «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән балык тотучы гражданны тоткарлады. Хокук бозучыга карата «Ау кагыйдәләрен, балыкчылыкны һәм хайваннар дөньясы объектларыннан файдалануның башка төрләрен регламентлаучы кагыйдәләрне бозу» 8.37 статьясының 2 өлеше буенча беркетмә төзелде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Әлки районында Кызыл китапка кертелгән яралы ак койрык бөркетне коткара. Очып китә алмыйча, бер урында хәрәкәтсез утырган ерткыч кошны ул районның гомуми файдаланудагы аучылык биләмәләрен әйләнгәндә күреп ала. Кош РФ һәм ТР Кызыл китабына кертелгән.
«Зөя буйлары» һәм «Чиста болыннар» заказниклары хезмәткәрләре гимназистлар, Беренчеләр хәрәкәте активистлары һәм «Форпост» үзәге өчен декабрист В.П. Ивашев исемендәге табигать һәйкәле һәм Чистай районының урман сукмаклары буйлап мавыктыргыч эко-походлар оештырдылар. Сәяхәтчеләр арасында өлкәннәр – әти-әниләр һәм педагоглар да бар.