ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 25 майда производство аучылык инспекторларына кандидатларның белемнәрен тикшерү уздырылачагын хәбәр итә.
Кечкенә поши баласы Түбән Кама районының бер урманында чокырга төшкән. Нәни генә поши үзе чыга алмаган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әтнә районы буенча хезмәткәрләре хәлсезләнгән кондызны коткарды. Бу хәл турында аларга битараф булмаган кешеләр хәбәр итә.
Аеруча саклана торган табигый территорияләр еш кына югары антропоген йөкләнештән интегә. Матурлыкка сокланырга дип килгән кешеләр үз гамәлләренең табигать дөньясы өчен никадәр җимергеч булырга мөмкин икәнлеген аңлап бетермиләр.
Сирәк очрый торган канатлы ерткыч кош кәрлә бөркетне Спас заказнигы белгечләре коткара. Спас районының Өч күл авылы янында кошны Болгар шәһәрендә яшәүче кеше күреп алган.
Республика урманнарында яңа туган поши балалары барлыкка килде. Беренче ике атнада балалар ярдәмчесез сыман күренәләр һәм әниләре артыннан өлгермиләр. Алар нәзек кенә сыгылма аяклары белән, еш кына егыла-егыла, ялгыз йөриләр. Поши баласын ташлап киткәннәр дип уйларга мөмкин.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре балык тоту кагыйдәләрен үтәү һәм республика сулыкларында уылдык чәчү чорында браконьерлык фактларын кисәтү буенча көндәлек рейдларны дәвам итәләр.
Югары Ослан районы Куралово мәктәбе укучылары чыршы ботакларыннан 25 метрлы оялар ясадылар. Аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районы буенча районара бүлеге һәм «Спас» заказнигы хезмәткәрләре ярдәм итте.
Республикада «Балык – Булсын! (Рыбе – Быть!)» табигатьне саклау чаралары комплексы дәвам итә. Бу юлы уылдык чәчү өчен ясалма урыннарны урнаштыру Мамадыш районында Нократ һәм Чулман елгаларында узды
Кичке Таң заказнигы территориясендә кулик-саескан һәм кара башлы хохотунны күргәннәр. Сирәк очрый торган кошларны оя кору урыннарында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре территорияне тикшерү барышында очраткан.