ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Быел А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгы үзенең 22 нче туган көнен билгеләп үтә. Бу аеруча саклана торган уникаль табигый территория ТРның Кызыл китабына кертелгән 40 тан артык үсемлек һәм хайван төре булган флора һәм фауна элементларын сакларга, төбәктәге экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Тыюлыкны төзү турында карар 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителде.


24
июнь, 2022 ел
җомга

1999 елның 24 июнендә Азнакай районының гаҗәеп почмагында нигез салынган «Чатыр-Тау» дәүләт табигый тыюлыгы бүген республика картасында төп урынны алып тора.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Региональ әһәмияттәге Спасс дәүләт табигый тыюлыгы 2001 елның 23 мартында оештырылды.


4
февраль, 2022 ел
җомга

Тыюлык территориясе Кыйбышев сусаклагычының  Чистай районындагы  акваториясендә киң утраулы системалы Шешмә  һәм Прость елгаларының( Кама елгасына койганда) террасса янын һәм үзәк өлешләрен үз эченә ала. Аның мәйданы 14201,53 га тәшкил итә.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләренең йомгаклау киңәшмәсе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Буген региональ әһәмияттәге «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгына 17 ел тула.


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Тыюлы Татарстан буенча экосәяхәт» рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Бүген дә - «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйлибез.


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыгы Әгерҗе районының көньяк-көнбатыш өлешендә 1997 елда оештырылган. Ул Иж елгасы тамагы участогының табигый һәм ясалма экосистемаларын, биологик төрлелекне, аның территориясендә яшәүче һәм үсә торган сирәк үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау максатыннан оештырылган.
 


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Аеруча саклана торган табигый территория 1997 елда Ашыт елгасы үзәнен тәшкил итүче табигый компонентларны саклау максатыннан оештырылган.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәт рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Һәм бүген - региональ әһәмияттәге «Озын Алан»дәүләт табигать тыюлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International