Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Мөслим районында оядан егылып төшкән ике ябалак баласын коткарганнар. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районындагы саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов сөйләде.
Язгы чорда Куйбышев сусаклагычындагы суның югары дәрәҗәсе балыкларның уылдык чәчү нәтиҗәлелеге өчен хәлиткеч фактор булды. Барлык төр балыкларның уылдык чәчүе югары нәтиҗәле булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 26 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 77 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 68 кеше прививка ясаткан.
Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.
Казан зооботаника бакчасы ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар кул эшләре конкурсында җиңүчеләргә зоопаркка бушлай керү мөмкинлеге бирәчәк.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:25 июльдән республикада ау этләре һәм кошлары ярдәмендә сазлык-болын киек кошларына ау чоры ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Әлмәт районының чыккан елга каракошларына май ахырында Айдар һәм Айгөл дигән исемнәр куштылар. Исемнәре танылган орнитолог Ринур Бекмансуровның язылучылары арасында тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Милли технологик инициатива университеты 2035 барлык теләүчеләрне "Ясалма интеллект"программасы буенча укырга чакыра. Программа Университет 2035 тарафыннан алдынгы IT компанияләр белән бергә эшләнгән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тыюлыклар буенча экосәяхәт рубрикасын дәвам итә. Анда без республиканың аеруча саклана торган табигый территорияләре турында язабыз. Һәм бүген - региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре»дәүләт табигый заказнигы турында сөйлибез.