2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, республикада санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде һәм гражданнар күпләп йөри торган урыннарда хезмәт күрсәтү тыела.
Күрсәтелгән карарны үтәү максаты белән, республикада язгы ауны оештыру буенча барлык чаралар, шул исәптән аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү дә , ау чоры тәмамланганчыга кадәр ук туктатылды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу, Кодексның 20.6.1. статьясы буенча, чикләү чараларын бозу өчен (Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарга карата), административ җаваплылык карала.
Әлеге чаралар Сезнең сәламәтлегегезне саклауга юнәлдерелгән. Кабул ителгән чараларга аңлап каравыгызны сорыйбыз.
22 апрельдә Халыкара Җир-Ана көне билгеләп үтелә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, хәзер дистанцион укытуда булган мәктәп укучылары өчен, онлайн режимда берничә экологик дәрес үткәрәчәк. Алар табигатькә сак караш турында, хайваннар дөньясын саклау турында, Җир һәм аның экосистемаларының кешелек тормышын тәэмин итү турында сөйләячәк.
«Әйләнә-тирәбездәге дөнья» онлайн проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Инстаграмм профилендәге рәсми аккаунтының турыдан-туры эфирында лекция үткәрделәр. Лекция Бөтендөнья умырзая көненә багышланган иде.
25 апрельдән 5 июньгә кадәр Татарстанда балык тоту тыела. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасының су объектларында су биологик ресурсларын законсыз тоту һәм сату белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча "Уылдык чәчү" комплекслы оператив-профилактик операция ел саен үткәрелә.
Су ресурсларын законсыз тотуны булдырмау буенча ведомствоара төркемнәрнең эш графигы яңадан каралачак. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, шул исәптән беренче чәчәк атучыларны, рөхсәтсез алу рөхсәт ителми.
Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә, табигатьне саклау дәресләре дистанцион рәвештә үткәрелә. Бүген "Балтач" ДТКТ хезмәткәрләре «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»МББУ белән берлектә чираттагы дәресне үткәрделәр
Чуаш Республикасыннан килгән ике браконьер Югары Ослан районында төбәк әһәмиятендәге "Зөя"комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә законсыз рәвештә балык тотканнар. Аларны «Зөя» ДТКТ башлыгы һәм дәүләт комитетының Югары Ослан районы бүлеге башлыгы үткәргән уртак рейд барышында күргәннәр.
15 апрельдә Россиядә ел саен Экологик белем көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре ел саен йөзләрчә экологик дәрес үткәрәләр. Бүгенге үз-үзеңне изоляцияләү режимда табигать турындагы һәм хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә сакчыл караш турындагы белемнәрне он-лайн дәресләр режимында бирәләр.
Дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасының Алексеевск районы территориясендә Кызыл китапка кертелгән Һөдһөд (Upupa epops) белән очрашу теркәлде. Гадәттә, апрель аенда килә.