ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре,  хезмәт эшчәнлеген ул елларда башлаган һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән барлык кешеләрне искә алып, тыныч күк йөзе, балаларның елмаюлары, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белми үскән сугыштан соң туган буын өчен рәхмәт белдереп, бу өлкәдә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.

Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда ,Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инициативасы белән әзерләнгән, «Балык-Булсын!»  табигать саклау   чаралары  комплексы дәвам  итә.
Акция кысаларында, республикада абориген балык төрләре популяциясен арттыру өчен ясалма уылдык чәчү ояларын урнаштыра башладылар. Аерым алганда,


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Куркып калган Түбәнкамалылар 112 коткару хезмәтенә шалтыратып,  чакырылмаган кунак турында хәбәр иттеләр. Төзүчеләр бистәсендә урнашкан шәхси йортка зур кондыз кергән.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның  29 апреленнән 349 нчы номерлы карары белән,  федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, республика территориясендәге  аучылык җир-суларында язгы ау тыела.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аучылык рөхсәт ителгән диеп аңлау дөрес түгел, чөнки Россия Федерациясе субъектларының аучылык өлкәсендәге вәкаләтләре бу территорияләргә кагылмый.
Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территорияләрдә аулау,  бу территорияләр турындагы  нигезләмәләр белән тыела.
Шулай итеп, язгы ау Татарстан Республикасының бөтен территориясендә тыела.

«Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Буа муниципаль районы территориясендә 300 чыршы утыртылды.  Акцияне «Зөя буйлары» дәүләт табигать заказнигы белгечләре оештырды. 


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Минзәлә районының  яшәүчесе су биоресурсларына зыян китергән. Дусай Кичү торак пунктыннан ерак түгел Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә ул законсыз рәвештә кыслаларны тоткан.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бу юлы кош оялары «Балтач»дәүләт табигать тыюлыгының Карадуган участогы территориясендә эленгән.
Кошлар- корткыч-бөҗәкләргә  каршы көрәштә төп ярдәмчеләр.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр махсус режим кертелде - "Уылдык чәчү" операциясе башланды. Димәк, балык тотуга чикләүләр бар. Шуның белән бәйле рәвештә республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре елга акваторияләрендә көчәйтелгән рейдлар үткәрә. 


24
апрель, 2020 ел
җомга

Иртәгә, 25 апрельдә, Татарстанда "Уылдык чәчү" операциясе башлана. 5 июньгә кадәр республика территориясендә балык тотуга чикләүләр кертеләчәк.
Бу хакта сүз бүген, 24 апрельдә, Instagram социаль челтәренең туры эфирында, # chistye.luga. аккаунтында барачак. Кичке сәгать биштә ( 17:00) сорауларга "Чиста болыннар" дәүләт табигать заказнигы башлыгы Александр Чебурахтин җавап бирәчәк.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» комплекслы юнәлешле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказнигы 2001 елның 23 апрелендә Чистай муниципаль районы территориясендә оештырылды. Бүген аңа 19 ел булды.
Заказник эталонлы тугай комплексларын, су-сазлык җирләрен, үсемлекләр һәм хайваннар генофондын саклау, биоресурсларны торгызу һәм үрчетү, Татарстан Республикасының Идел-Кама төбәгенең уңай экологик балансын саклап калу максатыннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International