ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга табигатьне һәм биоресурсларны ни өчен сакларга кирәклеге турында онлайн режимда сөйләде.

Бөтен теләгән кеше катнаша ала торган, турыдан-туры эфир форматында,  кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу турында сөйләделәр.

Дәрес өч өлештән торды: лекция, табышмаклар, викториналар һәм «Тавыш буенча кошны тап» уенын үз эченә алган интерактив өлеш, өченче өлеш - «Минем кошым» оригами техникасы буенча мастер-класс.

Шулай ук балаларга республикада башланган «Парклар маршы -2020» акциясе һәм  аның кысаларында рәсем конкурсы узуы турында сөйләделәр. Тыюлык хезмәткәрләре актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан  грамоталар һәм призлар тапшырачак.



6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре берничә хокук бозу очрагын теркәде. Республикада су ресурсларын законсыз тотуны ачыклау буенча көчәйтелгән рейдлар үткәрелә. Инспекторлар башка сыймаслык  фактларга юлыкты: шимбә көнне генә дә район хезмәткәрләре сулыклардан 54 ятьмә тартып чыгарды, аларга балык кына түгел, кошлар да эләккән.
Мисал өчен, Лаеш районында ике браконьер  тоткарланды. Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралы участогы сак зонасы территориясендә (Идел елгасы култыгы)  ике граждан тоткарланды ( Тангачи авылы яшәүчеләре), алар ТР Лаеш районының Татар Саралысы торак пунктыннан көймәдә 3,5 километрга китеп,  90метрлы озынлыктагы лескалы ятьмә кулланып  биологик ресурсларны законсыз рәвештә тотканнар. РФ Җинаять кодексының 256нчы маддәсендә каралган җинаять составының билгеләре булганга күрә, материаллар Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линиясе идарәсенә транспорт белән  җибәрелде.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты кисәтә. Санитар-эпидемиологик хәл һәм Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау сәбәпле, чыгып йөрмәвегезне сорыйбыз. Бу көннәрдә су-биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар көчәйтелде.​


3
апрель, 2020 ел
җомга

Рейд барышында Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторы һәм җитештерү аучылык инспекторы Алабуга районының «Свиногорье» аучылык хуҗалыгында өч кабан тирәсен (бер ана дуңгыз һәм ике кечкенә дуңгыз), 12, 16 калибрлы укчы гильзаларын, тәмәке төпчекләре һәм 12 калибрлы тулы патроннар таптылар. Якын-тирәдәге Токмашка дигән торак пунктында көчәйтелгән контроль оештырылган. Инспекторларның игътибарын янында ау этләре утырган пычрак машина җәлеп итте. Әлеге урынга оператив төркем хезмәткәрләре җәлеп ителде. Йортта туракланган ит кисәкләре тутырылган 200 литрлы савыт, урамда карда 4 берәмлек утлы корал табылган. Йорт хуҗаларының шулай ук ике радиостанциясе, төнге күрү приборы, кан таплары булган пычак, 12 калибрлы кулдан ясалган патроннар булган. Шулай ук йорт янында калдырылган автомобильне карап чыгу нәтиҗәсеедә, багажникта кан эзләре һәм патроннар табылды. Ике кеше тоткарланган, аларның берсе – Чаллыдан, икенчесе-җирле кеше. Оператив төркем тарафыннан машина, кораллар алынды. Тоткарланучылар Алабуга шәһәренең полиция бүлегенә китерелгән. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә су-биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуларны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар көчәйтелде. Республиканың һәр районында патрульлек төркемнәре оештырылды, аңа биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, аучылык инспекторлары, егерьлар, ЭЭМ хезмәткәрләре, штаттан тыш җәмәгать инспекторлары кертелде. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгының Саралов участогы, региональ әһәмияттәге Идел елгасы тамагы дәүләт табигый зоология тыюлыгы, Ык елгасы бистәсендә һәм Алабуга районындагы Стәрле уылдыгы кишәрлегендә рейд үткәрделәр. Чаралар барышында, гомумән алганда, 20ләп челтәр тартып алынды. Хезмәткәрләрнең оператив эше нәтиҗәсендә биологик ресурсларга китерелгән зур зыянны булдырмый калу мөмкин булды. Рейдлар дәвам итә.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Санитар-эпидемиологик хәл һәм Татарстан Республикасында коронавирус йогышы таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, шулай ук Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Дмитрий Кобылкинның 2020 елның язгы ауы буенча күрсәтмәләрен исәпкә алып, Татарстан Республикасы территориясендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы көннәрендә, Татарстан Республикасы территориясендә су йөзүче киек кошларга ау ачылмаячак.
Бу көннәрдә су-биологик ресурсларын һәм хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә таләпләрне бозуны кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча чаралар көчәйтеләчәк.
Республиканың һәр районында патрульлек төркемнәре оештырылды, аңа биоресурслар буенча Дәүләт комитеты инспекторлары, аучылык инспекторлары, егерьлар, ЭЭМ хезмәткәрләре, штаттан тыш җәмәгать инспекторлары кертелде. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгының Саралов участогы һәм региональ Төбәк әһәмиятендәге Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгының саклау зонасы территориясендә су ресурсларын законсыз алу фактын ачыклады. Лаеш районының Ташкирмән авылы янында балыкны законсыз рәвештә тоткан гражданин тоткарланды. 
РФ Җинаять кодексының 256нчы маддәсендә каралган җинаять составының билгеләре белән бәйле рәвештә, урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан ЛУ хезмәткәрләре чакырылган. Тикшерү эшләре бара.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

1 апрельдә, гадәттәгечә, Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең идеясе - кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу.
Бу көнне су кошларының яшәү урыннарын төзекләндерү, яңа җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау буенча чаралар үткәрелә. Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты традицион рәвештә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен төрле акцияләр, экологик дәресләр һәм викториналар үткәрә. Быел алар санитар-эпидемиологик режимнан соң узачак. Шулай ук белгечләр тематик экскурсияләр һәм тиешле тематикага мастер-класслар үткәрәчәк.
Бәйрәмне үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә бу вакытта җылы яклардан кошлар кайта.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын кисәтү максаты белән, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «COVID-2019 таралу куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2020 елның 13 нче мартындагы 6 номерлы карары, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2010 елның  19 нчы мартыннан 208 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 234 номерлы карары, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 31 нче мартыннан 90-од номерлы боерыгы нигезендә, 2020 елның 1 нче апреленнән алып, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү уңай эпидемиологик хәл урнашканчы туктатылды.

Аучылык билетларын бирү сораулары буенча тулырак мәгълүмат алу өчен 211-71-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

 

Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясенең таралуын булдырмау максаты белән, Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында, 2020 елда язгы ау белән бәйле барлык чараларны, туктатып тору турында карар кабул ителде.  Шул исәптән:

- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү;

- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү;

- аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү.

 

Бу чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 26 мартыннан «2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән карарлар турында»гы күрсәтмәсе нигезендә кертелде, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына гражданнар күпләп килә торган урыннарда хезмәт күрсәтүне туктатырга тәкъдим ителде.

Мондый карар шулай ук республиканың бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуын булдырмау чаралары турында»2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән билгеләнгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында зарури булып тора.

Әлеге чаралар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлнең тотрыклануына кадәр кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International