Ел саен 22 майда дөньяда Халыкара биологик төрлелек көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп бурычы – җәмәгатьчелек игътибарын җирдәге күп кенә флора һәм фауна вәкилләренең кире кайтаралмаслык юкка чыгу проблемасына җәлеп итү. Планетабызда тормышның төрлелеген саклау өчен көрәшүнең бер ысулы – сирәк һәм юкка чыгу хәлендә булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклау. Экспертлар исәпләвенчә, җирдә көн саен дистәләгән флора һәм фауна вәкилләре юкка чыга икән.
Иделнең сай сулыкларында Спас районында элек урнаштырылган уылдык чәчү урыннарында чабак уылдыклары күренә. Ул Россия сулыкларында иң киң таралган һәм артык таләпчән булмаган, төрле яшәү шартларына яраклаша ала торган балыкларның берсе. Уылдык чәчү чорында чабак бары тик ыругын дәвам итү белән генә мәшгуль.
Ике яшь боланны коткару белән бәйле гаҗәеп вакыйга Әгерҗе районының Крынды авылында булган. Ваемсыз булмаган кешеләр аларга ачлыктан һәм салкыннан үлмәскә ярдәм иткәннәр. Кешеләр авыл читендә ялгыз йөрүче пошиларны күреп ала. Аларга белгеч ярдәме кирәклеген аңлап, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәләр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы Советы утырышы булды.
Бүген Россиядә Идел көне билгеләп үтелә. Ул 2008 елда ЮНЕСКО башлангычы белән 228 метр биеклектәге Валдай биеклеге сазлыкларыннан башланган иң зур елгаларның берсен саклауга игътибарны җәлеп итү өчен оештырылган. Бәйрәм кысаларында Идел турында берничә аз билгеле факт әзерләдек.
Чистай районында «Чиста болыннар» заказнигы территориясендә миләш чыпчыгы оясын күргәннәр. 7 көн аерма белән кош оясы фотога төшерелгән. Беренчесендә күксел зәңгәр чуар йомыркалар булса, икенчесендә инде ярым ялангач бәбкәләр.
Яңа Чишмә районы урманнарында яшәүче кыр кәҗәләре, пошилар һәм куяннар өчен күчтәнәчне «Ландыш» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең гаиләләре әзерләде. Алар 3 капчык кипкән икмәк һәм 50 килограмм минераль тоз әзерләгәннәр.
Бүген Югары Ослан районы Курал мәктәбе укучылары «Балык – Булсын!(Рыбе – Быть!)» акциясе кысаларында Зөя елгасында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыруда катнаштылар. Аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан һәм Зеленодольски районы һәм «Зөя» заказнигы хезмәткәрләре ярдәм итте.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков Бердәм Россия иҗтимагый ярдәм штабының «Югалып баручы хайваннар көне турында» туры эфирында катнашты. Чыгыш барышында ул хайваннар дөньясы вәкилләренең юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны яклау турында сөйләде.
Сишәмбе иртәсе Спас районында яшәүчеләрнең берсе өчен көтелмәгән хәлдән башлана. Үзенең йорт яны кишәрлегендә ул түтәлләр, куаклар һәм коймалар арасында тоткынлыкта калган кондызны күреп ала. Ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә гадәти булмаган табыш турында хәбәр итә.