ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2025 ел
чәршәмбе

Республика территориясендә кыргый хайваннарны исәпкә алу нәтиҗәләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.


25
март, 2025 ел
сишәмбе

Байбаклар һәм йомраннар артыннан бурсыклар да кышкы йокыдан уяндылар. Сусарлар гаиләсе вәкилләренең урман буйлап сәяхәте Нурлат районында фототозак объективына эләккән. Әле алар йокымсырап, акрын кыймылдап һәм әз генә йөриләр, әмма моңа карамастан, бик яхшы кәефле, энергияле күренәләр һәм яңа маҗараларга әзер.


24
март, 2025 ел
дүшәмбе

Яз – хайваннарның уяну вакыты. Йокыдан беренчеләрдән булып байбаклар һәм йомраннар уянып чыкты. Аларны Азнакай, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама,  Чирмешән һәм Сарман районнарында күргәннәр инде.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Зәй районы).


23
март, 2025 ел
якшәмбе

Бозның юка вакытында игътибарлы булуны таләп итә торган бәхетле очрак. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Зеленодольск пляжында боз астына киткән батып баручы баланы коткарган.Мондый хәлне күреп һәм үз баласы кебек үк борчылып, үз гомерен куркыныч астына куеп, кул астындагы чараларны кулланып, укучыны җылудан (елгада, күлдә кыш көне су катмаган ачык урын) тартып чыгарган.


21
март, 2025 ел
җомга

Бүген Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Аларның күп участоклары сак астында. Табигать һәйкәлләре нинди урманнарга бай соң?


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, полиция хезмәткәрләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС Үзәге инспекторлары белән берлектә, «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә «Юка боз» профилактик чарасын оештырдылар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында Мамадышның академик К.А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицее базасында Интернетта куркыныч таныш булмаган кешеләр һәм цифрлы мохиттә онлайн-мошенниклык турында цифрлы грамоталылык һәм киберкуркынычсызлык дәресе үткәрде.


19
март, 2025 ел
чәршәмбе

Ак ләтчәне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләре территориясендә видеокамерага төшергәннәр. Кадрларда карда сизелер-сизелмәс кенә аерымланган хайванның агачлар астындагы оядан чыгып, территорияне тикшерүе, бер урыннан икенче урынга йөгереп чыгуы һәм яңадан качуы күренә. Яшәү шартларында ләтчә талымсыз. Ул бик җитез, тиз йөгерә, яхшы үрмәли һәм йөзә, кыюлыгы һәм агрессивлыгы белән аерылып тора һәм барлык вак хайваннар өчен дә куркыныч дошман булып тора.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 26 марттан гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International