ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2025 ел
якшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 гыйнварда республикада түбәндәгеләргә ау сезоны тәмамлана:

- наратлык киек кошларына ау этләреннән башка;

- наратлык, дала һәм кыр киек кошларына ау этләре белән.


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Бүген Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай мәктәп укучылары «Яшел патруль» икенче район эко-турнирында әйләнә-тирә мохитне ничек дөрес сакларга һәм кыргый табигатькә сак карарга өйрәнделәр. Аларга Татарстан флорасы һәм фаунасы проблемаларына багышланган дүрт төрле практик тур узарга туры килде. Ярышлар көндәшлек рухында узды. Беренче карашка җиңел сораулар командаларны аптырашта калдырды. Балалар бар көчләрен куеп каршы команданы узарга тырыштылар: төймәгә элегрәк басарга, сорауга тизрәк җавап бирергә тырыштылар.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республика халкы кө саен табигатьне кайгырту эшләрен башкара. Яңа ел алдыннан хәтеребездә калачак игелекле гамәлләрне барлыйбыз: яшь поши бозавы белән кыр кәҗәсен, Кызыл китапка кертелгән ябалакларны һәм дербникны коткардык.

 


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Менделеевск район суды тарафыннан законсыз рәвештә поши аулаган өчен РФ Җинаять Кодексының «Бер төркем затлар тарафыннан алдан сүз куешып башкарылган законсыз ау» 258 статьясының 2 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче өч кешегә карата хөкем карары чыгарылды. 
 


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әлки районы буенча районара бүлеге башлыгы ләтчәне районның гомум кулланылыыштагы аучылык биләмәләре территориясендә үреп ала. Ул кар баскан кыр буйлап йөгереп йөри. Ерткыч, махсус фотога төшкәндәй, гәүдәсен әле уңга, әле сулга боргалый.

 

Татарстан аучылары алгы сызыктагыларга ярдәмне дәвам итәләр. Бүген Әлмәт һәм Алабуга районнарында 8 мылтык, 1 оптик прицел һәм хәрбиләр өчен 60 патрон белән чираттагы партияләр тапшырылды.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

«Теләкләр чыршысы»нда катнашып, теләгән һәркем вакытлыча «тылсымчы»га әверелеп, Яңа ел могҗизасын бүләк итә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра ала. Акциягә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков та кушылды, ике баланың чаңгы җыелмасы һәм балалар велотренажеры хакындагы теләкләрен үтәде. Балалар шулай ук татлы бүләкләр дә алдылар.

 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Лениногорск районы аучылары сугышчылар өчен Яңа ел алды посылкасын тапшырдылар. Алар мылтык һәм 70 тән артык патрон җибәрделәр. Тапшырылган корал һәм сугыш кирәк-яраклары МХО уздыру зонасында сугышчыларны һәм тыныч халыкны якларга ярдәм итәчәк.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Махсус хәрби операциядә катнашучы Теләче районы хәрбиләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә һәм район халкына тапшырган гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар продуктлар, кыр шартлары өчен кирәкле әйберләр, шәхси гигиена чаралары һәм башка материаллар кабул итеп алдылар.


19
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Идел киңлекләре» дәүләт табигать заказнигы башлыгы Евгений Васильев «ЭКОлидер-2024» республика бәйгесендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясе җиңүчесе булды. Конкурс номинантлары арасында предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм журналистлар бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International