ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2022 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 27 августтан республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киекләрен аулау сезоны ачыла. Ул 2022 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: республика территориясендә африка дуңгыз түләмәсе вирусы ачыклану сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Указлары белән кайбер районнарда республиканың аерым аучылык биләмәләрендә һәвәскәрләр һәм спорт авын тыю һәм карантин урнаштырылган.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты анкета узарга тәкъдим итә. Ул дәүләт органында коррупциянең торышы, дәүләт функцияләрен гамәлгә ашырганда яки физик (юридик) затларга дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә административ киртәләр булу турында гражданнар фикерен өйрәнү максатында үткәрелә.

Республика территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклануга бәйле рәвештә һәм ТР Министрлар Кабинетының «Урманнарда гражданнарның булуын һәм анда транспорт чаралары кертүне чикләү турында» карары нигезендә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аеруча саклана торган табигать территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Кама районының җәмәгать суды тарафыннан өч граждан аеруча саклана торган табигать территориясендә су биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан ителү турында хәбәр итә.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

19 августта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре тарафыннан рейд барышында Балык Бистәсе районының аучылык биләмәләрендә 3 граждан утырган җиңел автомобиль туктатылды.  Анда Казаннан ике кеше һәм Пүчинкә авылында яшәүче җирле кеше бар. Кагыйдә бозучыларның аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләре юк иде.


19
август, 2022 ел
җомга

Ел саен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың биотөрлелек мониторингы кысаларында фәнни-тикшеренү эшләре оештыра.

Бүген 32 039 чөгә балыгы маймычы Куйбышев сусаклагычына җибәрелде. Балык җибәрү биологик су ресурсларына китерелгән зыянны тулыландыру максатыннан башкарылды.


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Ясалма интеллект» федераль проектының аерым чарасын тормышка ашыру кысаларында «2035 университеты» АКБО ясалма интеллект өлкәсендә укуга тыңлаучылар җыя башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International