ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Спас районы укучылары өчен табигать турында дәрес үткәрделәр
ТР Спас муниципаль районының 1нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен, «Спас» тыюлыгы белгечләре экологик дәрес үткәрде.  Тыюлык белгече Любовь Мурзак балаларга аеруча саклаулы табигать территориясенең нәрсә икәнлеге, аларның роле, мәйданы һәм кыйммәте турында, Россиядә беренче Баргуҗа исемле дәүләт тыюлыгын оештыру турында, тыюлыклар, милли парклар, заказниклар турында, Россиядә, шулай ук Татарстан Республикасында урнашкан табигать һәйкәлләре турында сөйләде. Балалар аеруча саклана торган һәм ТР Кызыл китабына кертелгән флора һәм фауна, хайваннар һәм үсемлекләр турында белделәр. Аеруча саклаулы табигать территорияләре турында алган белемнәрен ныгыту өчен, балаларга Идел-Кама биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы турында фильмнар күрсәтелде.
 Чара ахырында балалар белән Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләрен белүгә викторина үткәрелде.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Очкалак тиен яки очар тиен кимерүче кечкенә хайван , ул «Тиенлеләр» гаиләсенә һәм «Имезүчеләр» классына карый.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә «Балык – булсын» акциясен үткәрде.

"Балык-булсын!" акциясе кысаларында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре республика сулыкларында кислород дәрәҗәсен тикшерә башлады. 


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Гам-Ковид-Вак вакцинасы («Спутник V» сәүдә маркасы) Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Теркәү таныклыгы 11.08.2020 бирелде.

Балалар белән дәресләр «Кышын кошларны ашатыгыз»масштаблы акциясенең бер өлеше булды. «Кичкетаң», «Ашыт» һәм «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кышлаучы кошлар көненә багышланган дәрес үткәрделәр.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

15 гыйнварда билгеләп үтелә торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне» кысаларында «Чатыр - Тау», «Озын Алан», «Чулпан» һәм «Зөя буйлары» дәүләт табигать тыюлыкларының хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү чаралары оештырылды һәм үткәрелде.


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез: 20 гыйнварда тәлләтәвеч һәм соры карга кертелгән рөхсәтләрне кайтару вакыты тәмамлана.
 


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә Дала лачыны турында сөйләячәкбез. Дала лачыны-безнең планетадагы терлекләрнең иң тиз вәкиле. Ул бик яхшы аучы.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

А. И.Щеповских  исемендәге «Дала» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Лениногорск районының 11 нче гимназиясендә булып кайттылар. Чара барышында укучыларга тыюлык эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр һәм Ватаныбызның биологик ресурсларын саклауныж кирщклеге турында аңлаттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International