Биоресурслар буенча дәүләт комитетына республика халкы еш мөрәҗәгать итә, алар катып баручы сулыкларда йөзүче аккошларның язмышы турында борчыла.
Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенең “җитәкчеләр " категориясенең әйдәп баручы төркем вазыйфаларына кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.
Конкурс тәмамланганнан соң, аның нәтиҗәләре 7 көн эчендә, кандидатларга язма рәвештә җибәреләчәк.
Татарстанда Әгерҗе районының Кырынды авылыннан ерак түгел белгечләрнең игътибарын УАЗ машинасы җәлеп итте. Аның йөртүчесе инспекторлар белән очрашырга теләмичә кыр аша качып китәргә ниятләгән иде.
Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә сазан турында сөйләячәкбез. Сазан төркемдә яши торган озын гомерле балык. Ул яшь чагында кәрәкәгә охшаган, ә зур үскәч алтынсу төскә , озынча гәүдәгә, куәтле койрыкка һәм сырт йөзгеченә ия.
«Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфның әйләнә-тирә дөнья дәресендә булып кайттылар.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре боз каплангач балык тотарга яратучыларны куркынычлар турында кисәтте. Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Яшел Үзән районы администрациясенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге хезмәткәрләре катнашуында бердәм рейд узды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Иж елгасының уң ярында, Әгерҗе районының Хор-Ключ авылыннан 3 километр ераклыкта Удмуртия Республикасының ике гражданын тоткарладылар. Алар су биологик ресурсларын тыелган корал белән (острога) тотып маташтылар.
Яшь буында экологик аң формалаштыру, сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатыннан, иҗади һәм иҗтимагый -белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү аша 2020 елның 14 сентябрендә Дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап»дип аталган Республика балалар кул эшләре конкурсы игълан итте.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантта катнаштылар. Бу ел саен үткәрелә торган проект, ул экология турында белемнәрне популярлаштыру, экологик культура формалаштыру, экологик белемлелек дәрәҗәсен күтәрү, экологик хокук бозуларны кисәтү өчен үткәрелә.
Агымдагы елның 10 ае эчендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары тарафыннан, су биоресурсларын законсыз тотуны ачыклау һәм кисәтү буенча, 5 меңнән артык рейд үткәрелде. 92 җинаять эше кузгатылды.