Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без Сезгә соры торна турында сөйләячәкбез. Соңгы соры торналар почмакка тезелеп, безнең белән «каңгылдаулары» белән саубуллашып җылы якларга очып киттеләр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 ноябрьдә Татарстан Республикасында су йөзүче, сазлык-болын, дала һәм кыр киекләренә ау чоры тәмамлана.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
12 ноябрьдә халык бәйрәме – Песнәк көне билгеләп үтелә. Аны билгеләп үтү инициативасы белән Россиянең кошларны саклау берләшмәсе вәкилләре чыгыш ясады. Халык гореф-гадәтләре буенча, Песнәк көне-кышлаучы кошларның очып килү көне.
Спасский районының МРО башлыгы һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ хезмәткәренең уртак рейды кысаларында, Татарстанда Идел елгасында браконьерны тоттылар. Болгар шәһәренең көнбатыш ягыннан 3 километр ераклыкта ул су биоресурсларын законсыз тоту белән шөгыльләнгән.
Әлмәт шәһәренең 58нче «Шаян нәниләр» балалар бакчасында А.И. Щеповский исемендәге «Дала» ДТКЗ хезмәткәрләре дәрес үткәрделәр.
Татарстанда биоресурсларны саклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә. Ел башыннан бирле 6,5 мең браконьер ятьмәсе тартып алынган, 100гә якын җинаять эше кузгатылган.
Без «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасындагы Кызыл китапка кертелгән төрләр турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген сүз дала сөркәсе турында барачак- аны тагын байбак дип тә атыйлар.
Байбак тиенлеләр арасында иң эреләрнең берсе булып тора, бу-Татарстан территориясендә яшәүче бердәнбер сөркә төре.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 31 октябрь көнне Татарстан Республикасында бурсыкка ау чоры тәмамланды.
Әлмәт шәһәр суды законсыз ау өчен РФ ҖК 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче ике Татарстан яшәүчесенә хөкем карары чыгарды.