Лениногорск районында чираттагы рейд барышында дәүләт комитеты инспекторлары региональ әһәмияттәге комплекслы «Дала»дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә аучыларны ау кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр.
Татарстанда ике браконьер тыелган корал – ятьмә кулланып законсыз балык тоткан өчен тоткарланды. Хокук бозучыларны республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә рейд уздырганда күреп алдылар.
2020 елның 2 декабреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
Татарстанның Әгерҗе районында «Кырыкмас елгасы тамагы» аеруча саклана торган табигый территориядә законсыз рәвештә 6 каен кискән граждан тоткарланган.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәү буенча дәүләт граждан хезмәткәрләре комиссиясе утырышы узды.
Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Кышын кошларны ашатыгыз!” дигән табигать саклау акциясен үткәрделәр .
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең туган көне белән котлый. Нәкъ менә шул көнне 1924 елда Россиянең күренекле галимнәре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре инициативасы һәм катнашы белән, табигатьне саклау буенча җәмгыять оешмасының уставы расланды.
Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә ысылдавык аккош турында сөйләячәкбез.Ысылдавык аккош - утрак яшәү рәвеше алып баручы үрдәклеләр гаиләлеге вәкиле. Барлык казлылар отрядыннан иң зурысы. Мәһабәт һәм нәзакәтле, соклану хисе тудыра торган кош. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.
2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.
Ел саен республикада Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре патронажы астында кошларны тукландыру буенча акцияләр үткәрелә. Чираттагы чара Тәтеш районының «Каенкай» балалар бакчасында узды.