Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре җитәкчелегендә,«Жумар» туристик-туган якны өйрәнү секциясенә йөрүче, Азнакай муниципаль районының 1 нче урта мәктәбе укучылары аеруча саклаулы табигать территориясендә - «Чатыр-Тау»дәүләт табигый тыюлыгында булдылар.
«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре тыюлык эшчеләренә багышланган чара үткәрделәр. Алар « Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар интернат-мәктәбе» укучыларына үз һөнәрләренең нечкәлекләре турында сөйләделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар.
Бүген безнең «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә торна турында сөйләячәкбез.
Ел саен яз җитү белән, Чистай районы территориясендә урнашкан «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгына баручыларны үзенең тавышы белән матур кош - Соры торна сөендерә.
Татарстанда сулыкларга балык чыгару буенча чаралар дәвам итә. Бүген Лаеш районында Кама елгасына маймычлар чыгарылды.
«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Чистай районындагы “Катнаш төрдәге 22-нче номерлы балалар бакчасы”нда тәрбияләнүчеләр өчен, Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган экологик чара үткәрделәр.
Бүген Татарстанда җәй башында Алексеевск районында травма алган кыр кәҗәсен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кыргый табигатькә чыгардылар.
Арча районының Васильево Бужа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре табигать турында дәрес үткәрделәр. Белгечләр балалар өчен авыл янындагы урман полосасына мавыктыргыч һәм файдалы сәяхәт оештырдылар.
Татарстанда сулыкларга балык чыгару буенча чаралар дәвам итә. Бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Кайбыч районында булып кайттылар, анда китерелгән зыянны компенсацияләү кысаларында, Куйбышев сусаклагычының Идел-Кама плесына 3439 данә кечкенә сазан балыгы чыгардылар.
«Чиста яр» акциясе кысаларында «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының Арча районындагы Яңа Кырлай урта мәктәбе белән берлектә, региональ әһәмияттәге «Тукай-Кырлай урманы» табигать һәйкәле территориясендә су саклау зонасын чистарту буенча чара үткәрделәр.
Баулы районында Кырым Сарай авылы янында Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте инспекторлары һәм биоресурслар буенча дәүләт комитетының штаттан тыш җәмәгать инспекторы автомобильне туктаттылар.