ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экотуризмны үстерү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Ставрополь ягына бардылар. Сәфәрнең максаты-тәҗрибә уртаклашу. Анда Ставрополь ягының  Табигый байлыклар һәм әйләнә-тирәлекне саклау министрлыгыннан килгән коллегалар белән очрашу оештырылды. Ставропольнең Аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча дирекция хезмәткәрләре төбәк әһәмиятендәге "Стрижамент" дәүләти табигать тыюлыгында салынган экологик сукмак һәм аның эшләү механизмнары, шулай ук әлеге тыюлыкның сирәк үсемлек һәм хайван төрләре  белән таныштырдылар. Шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Ставрополь ягының «Каменный хаос» һәм «Буковый лес» дип аталган аеруча саклана торган табигый территорияләренә барып кайттылар.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында бүләкләү тантанасы булды. 

 Региональ әһәмияттәге «Идел киңлекләре» ландшафт юнәлешендәге дәүләти табигать тыюлыгын үстерүгә һәм Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклауга керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф. С. Батковның  рәхмәте Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В.С. Тимиряевка ,Печище авыл җирлеге башлыгы Л. В. Яковлевка,  административ комиссиянең җаваплы сәркатибе С.В.Прозоровага белдерелде.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген безнең рубрикада без сезгә төбәк әһәмиятендәге комплекслы юнәлешле «Балтач»дәүләти табигать тыюлыгында үсә торган Кызыл китапка кертелгән үсемлек турында сөйләячәкбез.

«Балтач» тыюлыгы территориясе уникаль ландшафтларны, дала җирләренең генофондын һәм биотөрлелеген, хайваннарның һәм үсемлекләрнең сирәк һәм типик төрләрен саклауда, шулай ук фәнни һәм экологик белем бирү эшчәнлегендә гаять зур кыйммәткә ия.

Тыюлык территориясендә кыйммәтле үсемлекләрнең берсе- матур кылган. Бу төрнең сирәк үсемлек булуын һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән саклануын һәр кеше дә белми.

Матур кылганның үсү зонасы – таулы  участоклар. «Балтач» тыюлыгы территориясендә ул Шубан авылы янындагы тау битендә үсә.

 Куакның биеклеге 70 см чамасы тәшкил итә. Бу төр кылганны тик томалга гына матур дип атамаганнар: чәчәк ату вакытында ул үзенең ялтырап тора торган йоннары белән таң калдыра. Кешенең актив хуҗалык эшчәнлеге кылганны табигый мохиттән кысрыклый. Бу төрнең яшәү урыннарын саклау өчен тыюлык режимын - аеруча саклана торган табигать территориясен саклау зарури.


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 11-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын, җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узачак.
 

Азнакай шәһәренең «Кояшкай» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Бөтендөнья кыргый табигать фондының (WWF) туган көненә багышланган чара үткәрделәр. 


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы көне һәм Чистай шәһәре көне кысаларында Скарятин бакчасында узган бәйрәм чарасында катнаштылар. 


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Спас районы территориясендә «Рабига-Күл» исемле искиткеч матур күл  ярында «Татарстанда чиста булачак» дигән экологик бәйрәм узды. Аны «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары һәм Казан шәһәренең Балалар экология-биология үзәге педагоглары үткәрде.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәте очраклары ешайды. Узган ял көннәрендә генә дә шундый 8 очрак теркәлде – Кама Тамагы һәм Питрәч районнарында 2шәр очрак, Зәй, Лаеш, Тукай һәм Баулы районнарында берәр очрак. Кагыйдә буларак, поши, кыр кәҗәләре һәм кабаннар зыян күрә. Көзге куыш башлану белән бәйле рәвештә, җәнлекләр юлларга ешрак чабып чыга башлады.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Казанда «Чиста су»исемле Татарстанның нефть-газ- химия форумы бара. Сулыкларның сыйфатын саклау һәм аларның пычрануын булдырмау өлешендә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында Дәүләт комитетының су биологик ресурслары бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова сөйләде.

Бүгенге  «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында, без сезгә кыйммәтле кәсеп балыгы, ягъни Корбан балыгы – үз төрендә бердәнбер балык турында сөйләячәкбез. Һәвәскәр балыкчылар арасында  киң таралган балык төрләренең берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International