Хөрмәтле аудан файдаланучылар, 9.01.2014 елдан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.
Азнакайда табигать турында чираттагы дәрес узды. «Төремкәй» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга кыргый хайваннар, аларның яшәү урыннары һәм үз-үзләрен тотышы турында сөйләделәр, туган як үсемлекләре белән таныштырдылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хайваннар өчен агач яфраклары әзерләде.
Бөркет
Карчыгалар гаиләсендәге иң танылган ерткыч кошларның берсе, иң зур каракош.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары законсыз балык тоту фактларын ачыклау һәм булдырмау буенча даими рейдлар үткәрә.
Бүген 16.00 сәгатьтә кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына җирәбә салуда катнашу өчен гаризалар җыю тәмамлана.
Барлык кергән гаризаларны караганнан соң, кабул ителгән гаризалар турында мәгълүмат Комитет сайтында урнаштырылачак.
Җирәбә салу 2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча узачак. Комитет сайтында җирәбә салуның онлайн-трансляциясен оештыру буенча эш алып барыла.
Алабуга районындагы М-7 трассасында Яковлево бистәсе янында җиңел автомобиль йөртүчесе кабанны бәрдерде. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә кыргый хайван бәрелеш урынында һәлак булды. Авария 3 сәгать 45 минутта «Кыргый хайваннар»тамгасы гамәлдә булган зонада булды.
Казанда Аккош күлләре системаларының биотехник һәм экологик реабилитациясенең 2нче этабы проекты турында фикер алыштылар.
Лаеш районында "Идел киңлекләре" табигать тыюлыгы территориясендә Идел елгасы ярында масштаблы табигать саклау акциясе узды.
Арчаның 5нче балалар бакчасында «Ашыт» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре «Яшь экологлар табигатьне саклагыз!»дигән экологик чара уздырдылар.