Хөрмәтле аудан файдаланучылар, 9.01.2014 елдан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты аучылар арасында сораштыру үткәрә. Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклауны һәм файдалануны оештыру турында булган фикерне ojm@tatar.ru. электрон адресына җибәрергә мөмкин. Теләк буенча, мөрәҗәгать аноним характерда булырга мөмкин.
Россия хезмәт министрлыгының Гомумроссия фәнни тикшеренү институты мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә ге кадрларга ихтыяҗны тикшерү максатыннан сораштыру үткәрә. Ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча уздырыла.
Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эшләүче белгечләр белән тәэмин ителешен һәм белем бирү оешмалары әзерләп чыгарган белгечләр эшеннән канәгать булу дәрәҗәсен, бу өлкәдә персонал җыйгандагы авырлыкларны ачыклау, мондый белгечләрнең санын үзгәртү буенча киләчәккә планнар төзү.
2020 елның 4 июненнән 1 июленә кадәр региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыклары һәм аучылык биләмәләре территориясендә дала байбакларының санын исәпкә алу үткәрелде.
25 июньнән 1 июльгә кадәр Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бара.
Утырыш Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Клюшкин Иван Владимировичка, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясын саклауга керткән зур өлеше өчен, «Татар АССР төзелүгә 100 ел» дип исемләнгән истәлек билгесен тапшыру белән башланып китте.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре “Тәтеш шәһәре “Каенкай” балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесендә тәрбияләнүчеләргә табигатькә сак караш турында сөйләделәр.
Татарстанның «Биосфера ФИШ» балыкчылык комплексында үстерелгән 7260 данә чөгә балыгын кичә Чуашстанның Идел плесына чыгардылар.
Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының территориаль бүлекчә хезмәткәрләре Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүгә кушылдылар.
Чирмешән районында пошины бәрдергәннәр. Кыргый хайван бәрелешү нәтиҗәсендә вафат булган. Автомобиль хуҗасы һәм пассажирлар зыян күрмәгән.
Әлеге урынга Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, ЮХИДИ хезмәткәрләре оператив рәвештә чыкты.