ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуын кисәтү максаты белән, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «COVID-2019 таралу куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турында» 2020 елның 13 нче мартындагы 6 номерлы карары, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2010 елның  19 нчы мартыннан 208 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 234 номерлы карары, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 2020 елның 31 нче мартыннан 90-од номерлы боерыгы нигезендә, 2020 елның 1 нче апреленнән алып, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү уңай эпидемиологик хәл урнашканчы туктатылды.

Аучылык билетларын бирү сораулары буенча тулырак мәгълүмат алу өчен 211-71-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

 

Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясенең таралуын булдырмау максаты белән, Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында, 2020 елда язгы ау белән бәйле барлык чараларны, туктатып тору турында карар кабул ителде.  Шул исәптән:

- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү;

- аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамәләр бирү;

- аучылык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү.

 

Бу чаралар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 26 мартыннан «2020 елның 25 мартында Россия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча кабул ителгән карарлар турында»гы күрсәтмәсе нигезендә кертелде, аның нигезендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына гражданнар күпләп килә торган урыннарда хезмәт күрсәтүне туктатырга тәкъдим ителде.

Мондый карар шулай ук республиканың бөтен территориясендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралуын булдырмау чаралары турында»2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары белән билгеләнгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында зарури булып тора.

Әлеге чаралар коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлнең тотрыклануына кадәр кертелде.


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге тарафыннан халыкны бердәм кабул итү көне кысаларында гражданнарны кабул итү (сишәмбе көнне 14:00 тән 18:00 кә кадәр) вакытлыча телефон элемтәсе ярдәмендә яки язма рәвештә башкарыла.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 211-66-94

ojm@tatar.ru.

http://ojm.tatarstan.ru/rus/internet-priemnaya.htm .

Элемтә өчен җаваплы зат: Бусыгина Гузель Фаварис кызы


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Иҗтимагый совет утырышын үткәрде. Татарстан Республикасының «Федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында аулау параметрларына үзгәрешләр кертү турында»гы указ проекты буенча фикер алышынды.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 мартта Кама Тамагында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре һәм «Тәмте аучылык клубы»аучылык хуҗалыгы егере биологик ресурсларны законсыз тоту фактын ачыкладылар.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Чирек гасыр тыюлык табигатенә булышабыз!» дигән девиз астында «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясе старт алды. Бу акция Россиянең һәм чиктәш  илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Быел ул 25 нче тапкыр үткәрелә.


20
март, 2020 ел
җомга

 Бөтен дөньяда 20 мартта, БМО инициативасы буенча, Җир көне (ингл. Earth Day) билгеләп үтелә. Өстәвенә, Халыкара бәйрәмнәр календаренда ике Җир көне бар – бүгенгесе язгы көн белән төн тигезләшү көненә багышланган, ә икенчесе-22 апрель. Беренчесе – тынычлык урнаштыру һәм гуманистик юнәлешкә, икенчесе-экологик юнәлешкә ия.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Күчмә кошларның "кышкы каникуллардан" кайту сезоны әле башлана гына - 10 көннән алар тагын да күбәячәк. Хәзергә разведчиклар – ялгыз кошлар яки кечкенә төркемнәр очып кайта.

Комитет хезмәткәрләре Пухачев Анатолий Павловичны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ул озак вакыт дәверендә  (02.08.1999-07.11.2007) төбәк әһәмиятендәге «Чулпан» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы булып эшләде. 


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Буа районының «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә биоресурсларны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.  Халыкара урман көнен бәйрәм итү кысаларында , чараны "Зөя буйлары" ДТКЗ белгечләре үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International