Татарстанда «Балык-Булсын!» акциясе старт алды. Тәтеш муниципаль районында «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре, су объектына кислород үтеп керүне тәэмин итү өчен, Озын Алан авылы буасында лункалар борауладылар. Чаралар балыкларның күпләп үлү фактларын булдырмау өчен оештырыла. Кислород ачлыгы, сулыкта эретелгән кислород булмау аркасында, кай бер елны балыкның үлүе күзәтелә.
Гамәлдәге законнар нигезендә, аучылык хайваннарын, шул исәптән кабан дуңгызларын, аучылык хуҗалыгы килешүләрен төзегән юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр, ягъни аучылык җир-суларының арендаторлары гына тота алуы турында сезгә хәбәр итәбез.Алар тарафыннан аучылык хайваннарын асрау, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән бирелә торган рөхсәтнамәләр нигезендә тормышка ашырыла.
Шәхси хуҗалыкларда аучылык хайваннарын тоту ярамый.
Аучылык байлыкларын законсыз тоткан өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.11 ст. буенча 20 000 сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Аномаль җылы кыш комачауламады.
Хайваннарны кышын исәпкә алу инде 30 %ка төгәлләнде.
Кышкы маршрутны исәпкә чорына (гыйнвар-март) планлаштырылган эшләрнең өчтән бере диярлек төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр Дәүләт комитеты белгечләре. Аномаль җылы кыш һәм бик күп кар булмауга карамастан, барлык чаралар да график буенча үткәрелә. “2020 елның 1 августыннан алып 2021 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык байлыкларын табу лимитын раслау турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын әзерләү өчен, аучылык байлыкларының кышкы маршрутын исәпкә алу агымдагы елның 1 гыйнварыннан старт алды. Бүгенге көндә республика территориясендә яшәүче 17 төр кыргый хайван исәпкә алына. 2020 елга озынлыгы 20 мең километрдан артык 1575 маршрут буенча исәпкә алу планлаштырылды, бу экватор озынлыгының яртысын тәшкил итә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Казанның 19 нчы гимназиясенең 7б сыйныф укучылары белән аралашып алдылар. Очрашу «Зилант»экологик форумына әзерлек кысаларында узды. Шәһәр конкурсының район этабында, Казан шәһәре Идел буе районы өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»нең өстәмә белем бирү педагогы Динара Әхмәдуллина җитәкчелегендә, балалар «Ихтиофауна»проектын яклыйлар. Дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков һәм су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Мөстәкыймова гимназистларга Дәүләт комитетының эшчәнлеге, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре, шулай ук су биологик ресурсларының торышы, сәнәгый балыкчылыкны тормышка ашыру һәм браконьерларга яный торган штрафлар турында җентекләп сөйләделәр. Алар балаларга конкурста җиңүләрен теләделәр һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабын бүләк иттеләр.
Очрашу ахырында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Казанның 19 нчы гимназиясенең 7б сыйныф укучылары белән аралашып алдылар. Очрашу «Зилант»экологик форумына әзерлек кысаларында узды.
Ел саен 11 гыйнварда илебездә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә, ул 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән оештырылган иде.
«Зөя буйлары», «Ашыт», «Кичкетаң» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре тарафыннан бу көнгә багышланган экологик дәресләр үткәрелде. Укучылар белән очрашуда алар бу көнне 1916 елда, ул вакытта әле Патша Россиясендә «Баргузинский» дип аталган беренче тыюлык ачылуы турында сөйләделәр. Балалар аеруча саклаулы табигать территорияләренең (алга таба – АСТТ) әһәмияте белән таныштылар, зур кызыксыну белән конкурс биремнәрен эшләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Укучылар Татарстан Республикасының аеруча саклаулы табигать территорияләре турында белделәр, «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» һәм «Түбән Кама»милли паркы тарихы, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар.
Очрашу ахырында балалар истәлекле фотолар ясадылар һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бүләкләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.
Бүгенге көндә республиканың табигый-тыюлык фонды гомуми мәйданы 427,420 мең га булган барлык категориядәге 186 аеруча саклана торган табигый территориядән тора, субъект мәйданыннан аеруча саклана торган табигый территорияләр өлеше буенча гомумроссия рейтингында 55нче урынны алып тора һәм 6,3% тәшкил итә:
2 федераль әһәмияттәге;
181 региональ әһәмияттәге (144 табигать һәйкәле һәм 37 тыюлык);
3 җирле әһәмияттәге АСТТ.
Кыш саен бу вакытта сулыкларда балыкның һава җитмәүдән тончыгуы башлана. Балык кислородның суга эләгүенә комачаулый торган боз панцире, шулай ук яктылыкны үткәрмичә хәлне тагын да начарлата торган кар катламы астында кислород җитмәүдән күпләп үлә. Һава җитмәү нәтиҗәсендә сулыкның барлык балык ресурслары тулысынча юкка чыгарга мөмкин, бигрәк тә шуннан күлләр зыян күрә. Әлеге авыр нәтиҗәләргә юл куймас өчен, бозда кечкенә тишекләр ясыйлар һәм алар катмасын өчен дә, аэрацияне тәэмин итү өчен дә, тишекләргә камыш тыгып калдыралар.2020 елда чаралар тагын да җәенкерәк булып уза. Үсеп килүче буын да катнашкан, уылдык чәчү чорында балык уылдыгын коткару максатларында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштыру буенча, язгы «Балык-булсын» акциясе дәвамына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, балык хуҗалыгы әһәмиятенә ия булган Татарстан Республикасының су объектларында (Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләренең култыгы һәм кушылдыклары, кече елгалар, буалар, күлләр һ.б.) җәмәгатьчелек катнашында, бозда тишекләр ясау буенча кышкы чаралар үткәрелә. Һәвәскәр балыкчылар да, шулай ук барыннан да күбрәк республиканың балык запасларында кызыксынучан сәнәгый балыкчылар үзләре дә актив кушылдылар.
Яңа ел каникулларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче күп балалы Миңнуллиннар-Латыйповлар гаиләсенә барып кайттылар. Миңнуллина Рәисә Рәшит кызы Норлат балалар йортында педагог-оештыручы булып эшләүдән һәм үз гаиләсендә 15 бала булуыннан тыш, шуларның 13е тәрбиягә алган бала, тагын бер инвалид баласы да бар.
Мондый ата-аналар һәм гаиләләр аерым хөрмәткә лаек. Аларга һәрвакыт яшь һәм бәхетле булып калуларын телибез. Ә балалары аларны гел куандырып кына торсыннар.
15 гыйнварда билгеләп үтелщ торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне»н бәйрәм итү өчен «Чулпан», «Ашыт», «А.И. Щеповский исемендәге «Дала», «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыклары хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү чаралары оештырылды һәм үткәрелде. Балалар өчен уздырылган дәресләр «Кышын кошларны ашатыгыз»дигән масштаблы акциянең бер өлеше булды. Дәрес барышында балалар Россия календаренда бу үзенчәлекле көннең ничек барлыкка килүен һәм акция кем хөрмәтенә үткәрелүен белделәр.
Балалар безнең илдә кышларга кала торган кошлар белән таныштылар, кышлаучы кошларның гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. «Ашыт» һәм А.И. Щеповский исемендәге «Дала» тыюлыклары белгечләре балалар белән табигатьтә һәм кеше тормышында кошларның роле, аларны кышкы чорда өстәмә ашатырга кирәклеге турында фикер алыштылар. «Чиста болыннар» һәм «Балтач» тыюлыгы хезмәткәрләре кышкы чорда кошларны ашатуга зур игътибар юнәлттеләр, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар үткәрделәр.
«Чулпан» тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тыюлык территориясендә алдан әзерләнгән җимлекләрне элеп кую оештырылды. Саф һавада бергәләп пылау әзерләү балалар өчен күңелле сюрприз булды.
Соңыннан балаларга бүләкләр бирелде, ә педагогларга ,яшь буынга экологик белем бирүдә зур өлеш кертүләре өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Хөрмәтле аучылар! Исегезгә төшерәбез, 20 гыйнварда, тоту турында мәгълүматларны күрсәтеп, тәлләтәвечне һәм соры карганы тотарга бирелгән рөхсәт кәгазьләрен тапшыру вакыты тәмамлана.
Рөхсәт кәгазе, тапшыру турында имза куеп, алу урыны буенча гына тапшырыла.
Рөхсәт кәгазьләрен вакытында кайтармаган өчен, Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә, административ җаваплылык каралган.