ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

22 апрельдә Халыкара Җир-Ана  көне билгеләп үтелә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, хәзер дистанцион укытуда булган мәктәп укучылары өчен, онлайн режимда берничә экологик дәрес үткәрәчәк. Алар табигатькә сак караш турында, хайваннар дөньясын саклау турында, Җир һәм аның экосистемаларының кешелек тормышын тәэмин итү турында сөйләячәк.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

  «Әйләнә-тирәбездәге дөнья» онлайн проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Инстаграмм профилендәге рәсми аккаунтының турыдан-туры эфирында лекция үткәрделәр. Лекция Бөтендөнья умырзая көненә багышланган иде.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

25 апрельдән 5 июньгә кадәр Татарстанда балык тоту тыела. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасының су объектларында су биологик ресурсларын законсыз тоту һәм сату белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча "Уылдык чәчү" комплекслы оператив-профилактик операция ел саен үткәрелә.

Су ресурсларын законсыз тотуны булдырмау буенча ведомствоара төркемнәрнең эш графигы яңадан каралачак. Бу хакта бүген Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган су биоресурсларын саклау буенча республика советы утырышында хәбәр итте. 

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне, шул исәптән беренче чәчәк атучыларны, рөхсәтсез алу рөхсәт ителми.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле рәвештә, табигатьне саклау дәресләре дистанцион рәвештә үткәрелә. Бүген "Балтач" ДТКТ хезмәткәрләре «Мәктәптән тыш эшләр үзәге»МББУ белән берлектә чираттагы дәресне үткәрделәр


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Чуаш Республикасыннан килгән  ике браконьер Югары Ослан районында төбәк әһәмиятендәге "Зөя"комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә законсыз рәвештә балык тотканнар. Аларны «Зөя» ДТКТ башлыгы һәм дәүләт комитетының Югары Ослан районы бүлеге башлыгы үткәргән уртак рейд барышында күргәннәр.

15 апрельдә Россиядә ел саен Экологик белем көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре ел саен йөзләрчә экологик дәрес үткәрәләр. Бүгенге үз-үзеңне изоляцияләү режимда табигать турындагы һәм хайваннарга, кошларга һәм үсемлекләргә сакчыл караш турындагы белемнәрне он-лайн дәресләр режимында бирәләр. 


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Дәүләт комитетының районара бүлеге хезмәткәрләре белән Татарстан Республикасының Алексеевск районы территориясендә Кызыл китапка кертелгән  Һөдһөд (Upupa epops) белән очрашу теркәлде. Гадәттә, апрель аенда килә.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга табигатьне һәм биоресурсларны ни өчен сакларга кирәклеге турында онлайн режимда сөйләде.

Бөтен теләгән кеше катнаша ала торган, турыдан-туры эфир форматында,  кошларның төрлелеген һәм санын саклап калу турында сөйләделәр.

Дәрес өч өлештән торды: лекция, табышмаклар, викториналар һәм «Тавыш буенча кошны тап» уенын үз эченә алган интерактив өлеш, өченче өлеш - «Минем кошым» оригами техникасы буенча мастер-класс.

Шулай ук балаларга республикада башланган «Парклар маршы -2020» акциясе һәм  аның кысаларында рәсем конкурсы узуы турында сөйләделәр. Тыюлык хезмәткәрләре актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан  грамоталар һәм призлар тапшырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International