Иҗтимагый совет утырышы барышында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсенә дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Петр Ковкрак «Аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару» дәүләт хезмәтен күрсәтү өлешендә законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Эчке эшләр линия бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейд чарасы барышында Лаеш районының Паново авылы янындагы «Мишә елгасы тамагы» төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә тыелган балык тоту кораллары белән балык тотучы граждан тоткарланды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә. «Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә.
Бу хакта Иҗтимагый совет утырышында хәбәр ителде. Махсус сакланучы яңа табигый территорияләр Югары Ослан (Ключище аймагы), Кайбыч (Ырым имәнлеге) һәм Кама Тамагы (Сөйки чокырлары) районнарында барлыкка киләчәк. Аларны төзү киң яфраклы урман массивларын, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны, үсемлекләрне һәм гөмбәләрне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков язгы ау сезоны вакытында аучылык кагыйдәләре турында сөйләде.
Республика территориясендә кыргый хайваннарны исәпкә алу нәтиҗәләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.
Байбаклар һәм йомраннар артыннан бурсыклар да кышкы йокыдан уяндылар. Сусарлар гаиләсе вәкилләренең урман буйлап сәяхәте Нурлат районында фототозак объективына эләккән. Әле алар йокымсырап, акрын кыймылдап һәм әз генә йөриләр, әмма моңа карамастан, бик яхшы кәефле, энергияле күренәләр һәм яңа маҗараларга әзер.
Яз – хайваннарның уяну вакыты. Йокыдан беренчеләрдән булып байбаклар һәм йомраннар уянып чыкты. Аларны Азнакай, Әлки, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Чирмешән һәм Сарман районнарында күргәннәр инде.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Зәй районы).
Бозның юка вакытында игътибарлы булуны таләп итә торган бәхетле очрак. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Зеленодольск пляжында боз астына киткән батып баручы баланы коткарган.Мондый хәлне күреп һәм үз баласы кебек үк борчылып, үз гомерен куркыныч астына куеп, кул астындагы чараларны кулланып, укучыны җылудан (елгада, күлдә кыш көне су катмаган ачык урын) тартып чыгарган.