ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2025 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, аучылар һәм битараф булмаган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Балтач районында узды.


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген күп кенә илләрдә һәм Россия шәһәрләрендә гадәти булмаган бәйрәм – Халыкара кондыз көне билгеләп үтелә. Ул үсеп килүче буынның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәнлекләр популяциясен торгызу проблемаларына җәлеп итү өчен булдырылган. Бу бәйрәм көнендә кондызлар турында күбрәк белү өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алар турында берничә кызыклы факт сайлап алды:

Бөгелмә районы территориясендә ТР Кызыл китабына кертелгән кызыл үрдәкләрне күргәннәр. Оя кору чорында Әгерҗе, Арча, Лениногорск һәм Спас районнарының елгаларында, буаларында һәм күлләрендә, шулай ук Казан шәһәренең Кабан күле системасында 20 парга кадәр очратырга мөмкин.

Үги ана яфрагының чәчәк атуы Казанда һәм Спас районының «Спас» тыюлыгы территориясендә теркәлгән.


5
апрель, 2025 ел
шимбә

Республикада язгы ау сезоны ачылды. Бүгеннән башлап, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 220 хезмәткәрләр төркеме җәмәгать һәм җитештерү инспекторлары, шулай ук полиция һәм Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә республиканың аучылык биләмәләре территориясендә аучылык кагыйдәләренең үтәлешен, корал йөртү хокукына документларны, аны транспортировкалау кагыйдәләренең һ.б. үтәлешен тикшерәчәк.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция һәм Роспотребнадзорның ТР буенча инспекторлары белән берлектә Чистай районында елга балыгы сәүдәсе урыннарында рейд чарасы үткәрделәр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Идел елгасында полиция хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында тыелган балык тоту кораллары белән көймәдә су биологик ресурсларын тотучы ике гражданны тоткарладылар. Аларның резина көймәсе һәм моторы тартып алынды.


1
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эшне дәвам итә. Һәм бүген ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Константин Васильев музеенда күчмә чара үткәрде.


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.


28
март, 2025 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез: бу очрак 2024 елның ноябрендә булды, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре рейд барышында Аксубай районының Щербень авылы янындагы гомуми файдаланудагы биләмәдәә урман буйлап хәрәкәт итүче автомобильне күрәләр. Дәүләт комитеты хезмәткәрләренең документлар һәм автомобильне карарга тәкъдим итү таләбе игътибарсыз калдырыла. Законлы таләпләргә буйсынмый, машина йөртүче кача башлый, шуның белән РФ КоАП 8.37 статьясының 1.3 өлешен боза. Эзәрлекләү барышында автомобильне туктаталар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International