ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Кичке таң» тыюлыгы хезмәткәрләре тыюлык эше ветераннарын бәйрәм белән котладылар. Мондый чаралар ел саен күркәм традициягә әверелә бара.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне һөнәри бәйрәмебез – Тыюлык эшчәнлеге хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре иртә таңнан Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогы тирәсендә Идел елгасы буенда тыелган балык тоту кораллары (ятьмәсе) белән көймәдә су биологик ресурсларын тотучы гражданны тоткарлады.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Лаеш районында поши бозавын коткарганнар. Туганнары белән сулык тирәсендә йөргәндә, ул сулыкка егылып төшә һәм үзлегеннән ярга чыга алмый.

Чираттагы мылтык партиясен «Za мирное небо» хәйрия фонды оештырган «Сугышчыларга мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары бүләк ит» акциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм битараф булмаган аучылар тапшырды.


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге хезмәткәрләре һәм Яшел Үзән районы укучылары кыр кәҗәләре һәм пошиларга дигән утлыкларны тутырдылар, башкаларга үз үрнәкләрендә хайваннарны ничек кайгыртырга икәнен күрсәттеләр.


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы гомум кулланыштагы аучылык биләмәләре территориясендә төшерелгән гадәти булмаган фотолар белән уртаклашты. Фото һәм видеода аркасына саескан кунаклаган поши сурәтләнгән.


8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге хезмәткәрләре 50 кг сазан маймычын, 30 кг карп, 40 кг табан балык һәм 11 кг көмеш карп маймычларын «Зөя» аучылык хуҗалыгы территориясендәге буага чыгарганнар.


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гадәти булмаган табылдыкны ял көннәрендә Яр Чаллы бакча ширкәтләренең берсенең дачасында яшәүчеләр күреп алган. Ул яшь соры аккош булып чыга. Кош очып кергән һәм очып китәргә теләмәгән. Ул, электр линиясенә эләгеп, җиргә мәтәлеп төшкәндер, күрәсең.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Балалар экология-биология үзәге» һәм Красноключинск мәктәбенең мәктәп урманчылыгы вәкилләре белән берлектә Түбән Кама районы Сухарево аучылык хуҗалыгының Аккош күлендәге кошларны санап чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International