ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Республикада табигатьне саклау режимын бозу ихтималын булдырмауга юнәлдерелгән чаралар дәвам итә, алар режим бозучыларны ачыкларга гына түгел, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына зыян китерүне булдырмаска да ярдәм итә.


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан урманнарында кошлар егылып төшә башлады. Хәзер яшь кошчыклар канатланалар да территорияне үзләштерәләр. Алар әлегә тиешенчә оча алмыйлар, шуңа күрә балаларны ата-аналары игътибар белән күзәтә. Егылып төшкән кошлар каушаган булып күренергә һәм озак вакыт җирдә хәрәкәтсез ятарга мөмкин, ләкин аларга кеше ярдәме кирәкми. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты гражданнарга кошларны үзләре белән алмаска мөрәҗәгать итә.


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Чистайда яшәүче хатын, ишегалдында этен йөрткәндә, оядан егылып төшкән керәшә баласын күреп ала. Кош баласы агач янында сикергәләп йөри, оча алмый. Озак уйлап тормыйча, ул «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар кошчыкны карыйлар, тышкы җәрәхәтләр тапмыйлар.


19
июль, 2024 ел
җомга

М7 трассасында Алабуга районында «Кыргый хайван» билгесе гамәлдә булган зонада юл-транспорт һәлакәте булган. Кыр кәҗәсе алган җәрәхәтләрдән үлә.

Кызыл китапка кертелгән дербникның баласын коткару тарихы 12 көн элек үк башлана. Оядан егылып төшкән кошчыкны Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яшәүче битараф булмаган кешеләр таба. Ул вакытта кош бик зәгыйфь була, эчәргә һәм ашарга тели. Мөгаен, кош баласы тиешле очу күнекмәләренә ия булганчы ук оядан китәргә карар кылгандыр.

22 июльдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге» ДБУ вакытлыча Октябрь урамы, 8 йортта урнаша.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«А.И. Щеповских исемендәге Дала тыюлыгы» хезмәткәрләре Ивановск авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре һәм нефть компаниясенең битараф булмаган яшь хезмәткәрләре белән берлектә районның төп истәлекле урыннарын – тыюлык территориясен һәм Дала Зәе елгасын тәртипкә китерә.


16
июль, 2024 ел
сишәмбе

Керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү дәүләт граждан хезмәткәренең бурычы булып тора.


15
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Кыргый хайваннар республика автотрассаларына ешрак чыга. Аларның юлларга килеп чыгуының төп факторы – яңа автомобиль трассалары төзү, автомобильләр саны арту, шулай ук хайваннарның яшәү ландшафты үзгәрү, урманнарны кисү һ. б. Урманнан чыккач, алар куркынычсызлык турында уйламыйча, юлга атылып керәләр. Шул сәбәпле, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты автомобильчеләрне тизлек режимын сакларга, аеруча сак һәм игътибарлы булырга, шулай ук кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннар турында мәгълүмат бирүче билгеләрне игътибардан читтә калдырмаска чакыра.

Бүген гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә кош аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итү башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International