ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 24 маеннан 24 июненә кадәр региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыклары һәм аучылык биләмәләре территориясендә дала байбагының саны  исәпкә алынды. Республика территориясендә бер төр байбак кына яши: дала байбагы. Әлеге төрнең төп яшәү урыны территориясе-республиканың көньяк-көнчыгышы. Байбакның иң зур колонияләре Азнакай һәм Лениногорск муниципаль районнарында урнашкан. Шулай ук Буа муниципаль районында «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм «Утинкә байбак  колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре бар.
2020 елда үткәрелгән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, байбакларның саны 17 243 баш тәшкил иткән. Исәпкә  алу күрсәткечләре буенча, 2010-2020 елларда аның саны 38% ка арткан.
2014 елның 12 апреленнән  УП-303 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аулау параметрларын билгеләү турында» гы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән тәңгәл килеп, республиканың барлык аучылык җир-суларында 2022 елга кадәр байбакка һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Команда-штаб күнегүләре кысаларында учакны бетерүгә кирәкле диагностик, шулай ук кыр шартларында ликвидацион чаралар үткәрергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җаваплы хезмәтләр җәлеп ителде. 

Югары Ослан районында хайваннарның аеруча куркыныч авыруы учагын бетерү буенча команда-штаб тренировкасында катнашучылар бурычларны үтәделәр.  Өйрәнүләрне оештыручылар билгеләп үткәнчә, аларның максаты - хайваннарның аеруча куркыныч авырулары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, территориаль идарәләр, җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген эшләү. Барысын да камиллеккә кадәр эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Баш ветеринария идарәсе башлыгы Габделхак Мотыйгуллин, өйрәнүләр барышына йомгак ясап. - Узган ел республика территориясендә булган кош гриппы кабыну җаваплы хезмәтләргә, вәзгыятькә тиз арада җавап бирү өчен, һәрвакыт чекка булырга кирәклеген күрсәтте. Аларнын нәтиҗәләре начар булырга һәм халыкка, район абруена, крестьян-фермер хуҗалыкларына зур зыян китерергә мөмкин.


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында «Вятский берег»боланчылык хуҗалыгында булып кайтты.

Әлеге чарада Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков та катнашты. Президент хайваннарны тоту шартлары һәм туристларны җәлеп итү планнары белән танышты. Боланчылык комплексын булдыру проекты 2020 елда старт алды. Вольерлар төзелде, азык әзерләнде. 160 затлы боланнан торган беренче партия Калининградтан декабрь аенда килгән. Бүгенге көндә терлекләр санын 479 башка кадәр җиткергәннәр. Затлы боланнардан тыш, биредә тимгелле боланнар һәм гүзәл боланнар яши.

Май аенда А.И. Щеповский исемендәге “Дала” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» экологик акция турындагы лекция белән, Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта мәктәбенә барып кайттылар.
Тыюлык хезмәткәрләре балаларны әлеге акциянең тарихы, максаты белән таныштырдылар, агач утырту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, шулай ук эссе вакытта  янгынга каршы  чаралар турында искә төшерделәр.


28
май, 2021 ел
җомга

Шуны аңларга кирәк, ау белгече дәүләт аучылык инспекторына тәңгәл килми һәм беренче чиратта ул биолог  булып тора.  Ул, күпчелек очракта аучылык хайваннарының саны бәйле булган, урманның, азык-төлек пирамидасының да торышын күздә тотып, биоценозның һәм анда яшәүчеләрнең тормышын игътибар белән күзәтә. 
бөтен азык-төлек пирамидасының торышын күзәтә. Моннан тыш, Ау белгече биосистеманың оптималь тигезлеген билгеләүче эколог та әле. Татарстан Республикасының бөтен Ау белгечләрен бу бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ел саен 28 майда Россия Федерациясе чик буе гаскәрләренең шәхси составы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Дөньяда безнең ил генә унсигез ил белән чиктәш, һәм аның чикләрен сакларга, элеккечә үк, иң яхшы сугышчыларны куялар. Дәүләтнең бәйсезлек шартларының иң мөһиме- чикләрнең нык булуы. Без тыныч вакытта яшибез, ләкин һәрберебез дә җирдә, диңгездә һәм күктә чик сакчылары үзләренең хәрби вахтасын алып баруын беләбез. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, туганнарыбыз, дусларыбыз һәм танышларыбыз арасында төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр дә бар. Барлык буынның чик сакчыларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телибез.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

 «Хәтер бакчасы»дигән экологик акциягә «Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Кичкетаң урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар» обелискы янында Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтмаган каһарманнар истәлегенә чыршы һәм пихта үсентеләре утыртылды.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү һәм табигатькә кайгыртучан караш тәрбияләү максаты белән, «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары, Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә, агач утырту буенча чара оештырдылар.
Чара барышында укучылар үзләренең табигать турындагы белемнәрен искә төшерделәр, яшь үсентеләрне утырту һәм карауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Уку йорты территориясендә 50 чыршы үсентесе утыртылды.
Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күп уңай мизгелләр китерде, һәркем территорияне яшелләндерүгә үз өлешен кертте.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Ф.И.О.

охотхозяйство

время

кабинет

1

Насыбуллин Ленар Габдуллович

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

2

Замалтдинов Фаниль Фаритович

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

3

Исмагилов Расул Рустамович

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

4

Бикчантаев Айрат Ринатович

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

5

Дидух Роман Теодозиевич

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

6

Романов Михаил Владимирович

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

7

Максимов Алексей Александрович

РОО ООиР РТ

1000

1этаж зал совещания

8

Бикмухаметов Марс Шайгалимович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

9

Шарипов Юдис Рафаилович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

10

Хазиев Ильнур Миниханович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

11

Мурзин Иглам Гилемзянович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

12

Гараев Разиль Тимергаянович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

13

Миргазитов Рафак Мирзарифович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

14

Кашапов Ибрагим Кашафутдинович

АНО ОиР Актанышского р-н РТ

1000

1этаж зал совещания

15

Фаттахов Радмир Дамирович

ООО «Елховлес»

1000

1этаж зал совещания

16

Петров Валерий Михайлович

ООО «Переправа»

1000

1этаж зал совещания

17

Кудряшов Александр Павлович

ООО «Переправа»

1000

1этаж зал совещания

18

Гурьянова Вадим Александрович

МОО «Камско-Устинское о/х»

1000

1этаж зал совещания

19

Махеев Вадим Евгеньевич

ООО «Вятский берег», «Свиногорье»

1000

1этаж зал совещания

 


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны каплау кысаларында, ясалма җитештерү буенча барлык милек рәвешләрендәге оешмалар тарафыннан «Биосфера Фиш» ҖЧҖ көче белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты комиссиясе һәм Россия балыкчылыгының  ТР буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге контроле астында, Лаеш районының Иске Пристань торак пункты территориясендә, Куйбышев сусаклагычына 14,7 грамм авырлыктагы 1,8 мең данә чөгә  маймычы чыгарылды.

Чыгарган вакытта суның температурасы – 18 С, ә һаваның температурасы -21 С тәшкил итте.

Чара аеруча кыйммәтле  төрләрнең популяциясен торгызу максаты белән үткәрелә һәм биологик ресурсларны яңадан торгызу процессында мөһим роль уйный.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International