Язгы ауга рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция - (650 сум).
Урманнарны саклауның мөһимлеге турында 6 нчы номерлы «Жемчужинка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә сөйләделәр. «Чиста болыннар» тыюлыгы белгечләре «Халыкара урман көне»темасына презентация күрсәтү форматында экологик дәрес үткәрделәр.
«Спас» комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.03.2001 ел, №157 карары белән Куйбышев сусаклагычының су-сазлык җирләренең уникаль ландшафт комплексларын, дала кара еланының санын, биологик төрлелекне, аның территориясендә яшәүче һәм үсә торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектларын саклау максаты белән оештырылды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Халыкара урман көне кысаларында белем бирү чаралары үткәрделәр.
Татарстанда аучылык хуҗалыклары Африка дуңгыз чумасы авыруы ачыкланганнан бирле 3,6 мең кыргый кабан аткан, чөнки алар бу вирусның төп таратучылары булып санала.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы белгече Гөлнара Хәкимова Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына бәйрәм тарихы турында сөйләде.
Ел саен 22 март көнендә җир шарында Бөтендөнья Су ресурслары көне яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү идеясе беренче тапкыр 1992 елда Рио-де-Жанейрода узган әйләнә-тирәлекне саклау һәм үстерү буенча БМО Конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырады.
Гади яр чыпчыгы-Европада иң матур кошларның берсе. Ачык төсе һәм кечкенәлеге өчен аны кешеләр Европа колибрилары дип атый. Алар хакыйкатьтән ерак түгел , чөнки бу кошларның икесе дә бик матур һәм һавада бик нәзакәтле.
Елга балыгын законсыз сату белән көрәшү өчен, бүген Казан шәһәренең урам сәүдәсе урыннары буйлап, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзор идарәсе, Роспотребнадзор һәм ветеринария хезмәтләре хезмәткәрләре составында рейд үткәрелде.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, Зәй районының аучылык җир-суларында, һәлак булган һәм авыру кабан дуңгызларын ачыклау максаты белән, бергәләп рейд үткәрделәр.