ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Чирек гасыр тыюлык табигатенә булышабыз!» дигән девиз астында «Парклар маршы-2020» халыкара табигать саклау акциясе старт алды. Бу акция Россиянең һәм чиктәш  илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Быел ул 25 нче тапкыр үткәрелә.


20
март, 2020 ел
җомга

 Бөтен дөньяда 20 мартта, БМО инициативасы буенча, Җир көне (ингл. Earth Day) билгеләп үтелә. Өстәвенә, Халыкара бәйрәмнәр календаренда ике Җир көне бар – бүгенгесе язгы көн белән төн тигезләшү көненә багышланган, ә икенчесе-22 апрель. Беренчесе – тынычлык урнаштыру һәм гуманистик юнәлешкә, икенчесе-экологик юнәлешкә ия.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Күчмә кошларның "кышкы каникуллардан" кайту сезоны әле башлана гына - 10 көннән алар тагын да күбәячәк. Хәзергә разведчиклар – ялгыз кошлар яки кечкенә төркемнәр очып кайта.

Комитет хезмәткәрләре Пухачев Анатолий Павловичны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ул озак вакыт дәверендә  (02.08.1999-07.11.2007) төбәк әһәмиятендәге «Чулпан» ландшафт юнәлешендәге дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы булып эшләде. 


18
март, 2020 ел
чәршәмбе

Буа районының «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә биоресурсларны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.  Халыкара урман көнен бәйрәм итү кысаларында , чараны "Зөя буйлары" ДТКЗ белгечләре үткәрде.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда су йөзүче кошлар  өчен оялар урнаштыру чаралары  старт алды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, кышлаучы кошлар Татарстанга бер айга иртәрәк кайта башлады. Моның сәбәбе-аномаль җылы кыш һәм иртә килгән яз.

Татарстанның «Зөя» һәм «Кичкетаң» табигать тыюлыклары территорияләрендә кышлаудан кайткан аккошлар күренде. Кошлар Кызыл китапка кертелгән.


13
март, 2020 ел
җомга

 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: производство аучылык инспекторларының белемнәрен тикшерү нәтиҗәләре, 12.03.20елдан сайтның «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә урнаштырылган.  http://ojm.tatarstan.ru/rus/proizvodstvenniy-ohotnichiy-kontrol.htm

 

Татарстан-федераль округның иң күп сулы регионнарының берсе, республика территориясендә 36 меңнән артык су объекты урнашкан. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының төп бурычларының берсе – табигый байлыкларга рациональ һәм җаваплы мөнәсәбәт.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Белгечләр "Идел киңлекләре"дәүләт табигать тыюлыгы территориясенә мониторинг үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International