Түбән Новгородта «Эчке су объектларында балык хуҗалыгы комплексын җайга салу мәсьәләләре» дигән регионара гамәли конференция узды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда тәүлек эчендә генә дә 6 кеше боз астына киткән.
Коткаручылар кисәтә - язгы бозга чыгу куркыныч, чөнки ул көпшәк һәм нык түгел
7 нче марттан 8нче мартка, төнге сәгать бердә, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге хезмәткәрләре законсыз тотылган хайваннарны алып китү фактын ачыклаган. Тәмте авылында ВАЗ автомобилендә 4 куян һәм 2 көртлек түшкәсе табылган.
Хөрмәтле аучылар!
Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда язгы ау чорында Татарстан Республикасында казларны аулау тыелу турында мәгълүмат пәйда булды.
Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Хәзерге вакытта, апрельнең 4 шимбәсеннән алып 10 календарь көн эчендә, язгы ау чоры бара, шул исәптән казларга да.
Язгы ау чоры буенча үткәрелгән анкета нәтиҗәләреннән чыгып, Комитет язгы ауны ачу вакытын апрельнең 4 нче шимбәсеннән 3-нче шимбәсенә күчерү буенча эш алып бара.
Язгы ау чоры һәм табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул итү датасы турында мәгълүмат Комитет сайтында урнаштырылачак.
Мәгълүматны үз вакытында алу өчен, сезгә Комитетның рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru яңалыкларга язылырга киңәш итәбез
Хөрмәтле аучылар! 2020 елның 12 мартында сәгать 10.00, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында производство аучылык инспекторы вазыйфасына кандидатларның белемнәрен тикшерү уздырыла.
Производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә урнаштырылган.
http://ojm.tatarstan.ru/rus/proizvodstvenniy-ohotnichiy-kontrol.htm
Умырзая-ул өметләнү символы. Умырзаяларның чәчәк атуы яз башының җылы кояшлы көннәренә туры килә.
15 мартта Казанда, Танк училищесы полигоны территориясендә аучылык биатлоны буенча ярышлар узачак. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8дә башланачак, сәгать10 да ярышларны ачу тантанасы булачак.
Чараны "Чиста болыннар" табигать тыюлыгы хезмәткәрләре үткәрде.
Спас районында, "Спас" табигать тыюлыгы территориясендә, Щербет авылыннан ерак түгел, Идел елгасы ермагында, шулай ук Түбән Кама районында Кама елгасында кышлап кайткан беренче аккошлар күренә.
Исегезгә төшерәбез, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында» гы 2014 елның 9 гыйнварындагы 4нче боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.