Бу хакта ведомство коллегиясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков белдерде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүген республикада төлкегә, корсакка, үр куянына, ондатрага, сусарга, янутсыман эткә, кондыз һәм кабанга ау чоры тәмамлануын хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эшчщнлек кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.
Февраль аенда – март башында сулыклар әле калын боз катламы астында булган, ә суда эретелгән кислород аз чакта, балыкларның кислородка кытлыгы еш очрый. «Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, моңа юл куймас өчен, Ык елгасының табигать һәйкәле территориясендә балыкларның томалануына каршы аэратор ярдәмендә чаралар үткәрделәр.
Кошлар – безнең өчен тереклек дөньясының гадәти бер өлеше. Без аларга күнеккән инде, һәм алар белән очрашулар безнең өчен гаҗәп тә түгел. Ләкин күп кенә балалар каурыйлылар белән беренче тапкыр очрашалар. Һәм аларда сораулар туа: ә чыпчык нәрсә ашый, ә кошлар кышларга кая очып китә, ни өчен карабүрекнең исеме шундый, ә кызылтүшнең түше шундый матур?
Махсус саклана торган «Липовское урочище» территориясендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Балык – булсын! (Рыбе – быть!)» акциясе узды.
Әле кыш. «Биләр» тыюлыгының табигате һава торышының язга таба йөз боруын көтеп тора. Кар эрүнең әле беренче билгеләре дә күренми.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында Дәүләт Думасын махсус саклана торган табигать территорияләрендә туризмны үстерү турындагы закон проектын карауны тизләтергә чакырды.
Балык салкын канлы булу аркасында туңмаса да, кышын аларны башка куркыныч – кислород җитмәү сагалый. Боз сулыкларны һава үткәрми торган катлам белән катыра, һәм кыш уртасына судагы кислород күләме бик нык кими.
Бүген яшь буынның экологик культурасын һәм грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү эше кысаларында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казанның Вахитов районы 96 нчы гимназиясендә укучылар өчен дәрес үткәрде. Алар балаларга Орнитолог көне һәм Халыкара кошлар көне турында сөйләделәр.