Татарстанда 2020 елда балык саклау чаралары кысаларында 6767 рейд үткәрелде. 135 җинаять эше кузгатылды.
Татарстанда 2020 ел эчендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан биоресурсларны законсыз тоту буенча 1345 закон бозу очрагы ачыкланды һәм аларга юл куелмады. Бу хакта Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Комитет эшенең мөһим юнәлеше булып, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру аша, табигатькә антропоген йөкне көйләүне тәэмин итү тора.
2020 елда Татарстанда 37 мең гектардан артык мәйданда 4 яңа аеруча саклана торган табигый территория булдырылды, шуның белән хайваннар өчен азык базасы, балыклар өчен туклану һәм уылдык чәчү урыннары булып тора торган Республиканың Кама, Ык һәм Ак шикелле төп елгаларының су һәм су яны экосистемаларын саклау тәэмин ителде.
Республикада 97 хуҗалык территориясендә 70 аучылык өлкәсеннән файдаланучы аучылык хуҗалыгы эшчәнлеге алып бара. Узган ел барлык аучылык өлкәсеннән файдаланучы да килешүләр төзеде.
«Чатыр-Тау» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 15 нче «Алтын балык» исемле балалар бакчасында, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары өчен ,«Бөтендөнья кыргый табигать көне»нә багышланган экологик дәресләр үткәрделәр.
Иртәгә, 5 мартта Алабуга районында «Вятский берег» («Нократ яры»)аучылык хуҗалыгы территориясендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узачак.
1973 елның 3 мартында Юкка чыгу куркынычы астында булган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә турында Конвенция кабул ителде.
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы Мөндеш башлангыч мәктәбендә «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара «Орнитолог көне»нә багышланган чара үткәрде.
Татарстанда тыелган корал - ятьмә кулланып, законсыз балык тоткан өчен, ике браконьер тоткарланды.
«Зөя» дәүләт табигать тыюлыгына белгеч таләп ителә.
Тулырак мәгълүматны белү өчен Биоресурслар буенча дәүләт комитетының дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторына (843) 211 73 81 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.