ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль берәмлек югары мәктәбенең «Авыл җирлекләре белән идарә итүдә заманча алымнар» темасына укыту программасы кысаларында авыл җирлекләре башлыклары алдында чыгыш ясады. Ул республикада комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлек юнәлешләре һәм чаралар турында сөйләде.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Совет районы администрациясе инспекторлары белән берлектә урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада Америка һәм Европа чәшкеләрен һәм камаларын исәпкә алу төгәлләнгән. Хәзерге вакытта исәп-хисап мәгълүматларын эшкәртү алып барыла. Бу хайваннарның гомуми саны 19 гыйнварга билгеле булачак. Аларны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча узган ел республикада 2 267 чәшке һәм 17 кама исәпләнгән.
Быел һава торышы көн саен диярлек температура сюрпризлары белән гаҗәпләндерә. Әгәр кешеләр аларны җиңел һәм тыныч кына кабул итә икән, кошларга исә җиңел түгел. Аларның язмышын җиңеләйтү өчен, бу чорда «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында «ашханәләр» булдырыла. Еш кына аларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнаша.
Кыр кәҗәләре тояклыларның иң куркаклары, алар өчен кыш көне авыр вакытлар башлана. Аларга азык табу бик авыр, өстәмә тукландыру кирәк.
«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре Чистай районы укучыларына иң назлы бәйрәм– Әниләр көненә сюрпризлар әзерләргә булышты. Алар бергәләп кәрәздән шәмнәр һәм фоамираннан йөрәк сыман савыт ясыйлар, эко-чәй җыялар.
Бүген төнлә Чирмешән районында Чирмешән-Азеево автомобиль юлының 18 км ында машина йөртүче йөк автомобилендә өч кыр кәҗәсен бәрдергән. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Кулланучылар базары комитеты һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе инспекторлары белән берлектә урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чаралары үткәрде. Рейдлар барышында Мәүлетов һәм Межлаук урамнарында, шулай ук Тынычлык бистәсендә елга балыкларын сату фактлары теркәлде.
Көз ахыры һәм кыш – нәкъ менә кошлар турында кайгырту вакыты. Агачларда азык бетә, ә кар астыннан бөртекләр яки җиләкләр таба алмыйлар. Канатлы дуслар салкыннарга җай кына яраклаша алсын өчен, тыюлык администрациясе хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары белән бергә җимлек әзерлиләр һәм эләләр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары һәм «Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе шактый гына катлаулы коткару операциясе үткәрә.