ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бәйге республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында узды. Аларның эшләренең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар иде.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, республикада кондызларны исәпкә алу тәмамланган. Хәзерге вакытта исәп-хисап мәгълүматларын эшкәртү алып барыла. Бу хайваннарның гомуми саны 20 декабрьгә билгеле булачак.


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.

Занятиене «Экология» Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Анна Белоусова үткәрде. Ул очрашуда катнашучыларга Россия Федерациясе субъектларының Кызыл китапларына кертү өчен тәкъдим ителгән төрләрнең юкка чыгу куркынычы статусын бәяләү турында сөйләде.


16
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Көз тәмамланып килә, тиздән кыш хакимлек итә башлар. Кем өчендер бу җылырак пледларга төренеп, өйдән чыкмаска, җылыда һәм рәхәттә ләззәтләнергә сәбәп. Ә «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тыюлыклары хезмәткәрләре, һава торышы нинди булуга карамастан, хайваннар дөньясына ярдәм итәләр, тозлыкларны төзекләндерәләр һәм җиһазландыралар.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Республикада «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экологик акциясе дәвам итә.  Аның кысаларында заказник администрацияләре хезмәткәрләре үсеп килүче буын өчен интерактив программалар үткәрә.


14
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Тиздән көз тәмамланыр, кар явар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хайваннарның ау төрләрен кышкы исәпкә алуга әзерләнә башлыйлар. Урманнарда яшәүчеләрнең барысы да исәпкә алынырга тиеш. Алар арасында пошилар, селәүсеннәр, кыр кәҗәләре, төлкеләр һәм башка бик күпләр бар.


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Гадәт буенча, ел саен ноябрь аенда илебез халкы «кышкы кунаклар»ны –Россия төбәкләрендә кышларга калган кошларны каршыларга әзерләнә. Бу кошлар безнең янда яшиләр, салкыннарда аларга ярдәм һәм кайгырту бик кирәк булачак.

«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экологик акциясенә кушылды. Акциядә «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары һәм яшь «Россия бөркетләре» катнашты.


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстан бурсыклары озын кышкы йокыга талган. Моңа Әлки районында игътибар иткәннәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International