Спас районында, "Спас" табигать тыюлыгы территориясендә, Щербет авылыннан ерак түгел, Идел елгасы ермагында, шулай ук Түбән Кама районында Кама елгасында кышлап кайткан беренче аккошлар күренә.
Исегезгә төшерәбез, РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында» гы 2014 елның 9 гыйнварындагы 4нче боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.
Ел саен 3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кыргый табигать көне"Кыргый табигатьнең киләчәге һәркемнең үз кулында"дигән девиз астында уза.
Кабан һәм кыйммәтле мехлы хайваннарга(бүре, төлке, кондыз, сусар) ау чоры тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, табуга рөхсәт алган барлык аучыларга да 20 көн эчендә табылган аучылык ресурслары турында мәгълүматны тапшырырга - тиешле формаларны тутырырга кирәк.
Татарстанда кышкы маршрутны исәпкә алу эшләре тәмамланды. Агымдагы елда, алдан каралган мәгълүматлар буенча, Татарстанның аучылык җир-суларының продуктлылыгы Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән нормативтан артып китә.
"2019 елда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының эш йомгаклары һәм 2020 елга куелган бурычлар турында” дигән темага төп доклад белән Федор Сергеевич Батков чыгыш ясады.
Бүгенге көндә республикада 186 аеруча саклана торган табигый территория бар, аларның мәйданы субъектның 6,3% ын тәшкил итә.
Идел буе федераль округы субъектлары арасында Татарстан кыргый тояклы хайваннарны үрчетүчеләр саны буенча алда бара. «Бу күрсәткеч буенча без икенче урында торган Мордовия Республикасын 2 тапкыр диярлек уздык".
Иртәгә, 27 февральдә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе булачак
Казанда 14 нче махсуслаштырылган " Балыкчы. Аучы" күргәзмәсе уза. Экспозицияләр белән Казан ярминкәсенең күргәзмә үзәге территориясендә танышырга мөмкин.