Социаль челтәрләрдә бер төркем затлар сулыктан каралган ятьмәләр тартып алган видео пәйда булды. Сөйләшүләрдән чыгып, ир-атларның фаразлары буенча, бу нефть. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бу мәгълүматны тулысынча кире кага.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция белән берлектә хокук бозуларны кылган затларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
Спас районының Болгар шәһәрендә Рабига күлендә «Балык булсын!»акциясе узды. Акция барышында 80нән артык чокырчык тишелде, алар эченә камыш тыгып калдырылды. Бу сулыкны кислород белән баетырга ярдәм итәчәк һәм кислород ачлыгы нәтиҗәсендә су биологик ресурсларының һава җитмәүдән үлүләрен булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.
Һәвәскәр балыкчылык рөхсәт ителә. Шундый мәгълүматлы аншлаглар «Идел киңлекләре» тыюлыгы территориясендә куелды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге хезмәткәре Гөлинә Билалова Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларын аеруча саклаулы табигать территорияләре белән таныштырды.
Түбән Каманың 5 нче мәктәп территориясендә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре койма чыбыклары арасында кысылып калган һәм үзе чыга алмаган кыр кәҗәсен күреп алганнар.
Татарстанда Биоресурслар буенча дәүләт комитетының кыш көне балыкның кислород җитмәүдән үлүен булдырмый калуга юнәлдерелгән акциясе көчәя бара.
Татарстанда, Әлки районының Кошки авылында яшәүче кеше законсыз аулаган.
Татарстанның Лаеш районында «Балык булсын!» дип исемләнгән чираттагы акция узды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың төрле сулыкларында мәктәп укучылары белән чокырчыклар бораулау буенча чаралар үткәрәләр.