Республика урманнарында поши бозаулары дөньяга килә башлады. Беренчесен Нурлат районында күреп алалар. Әле сабый булуларына карамастан, пошилар, әниләре белән янәшә атласалар да, инде шактый иркен йөриләр һәм суны, яфракларны һәм яшь ботакларны татып карыйлар. Аларга карап, шундый кечкенә генә бозауларның гаять зур көчле хайваннарга әвереләчәген күз алдына да китерүе кыен. Поши бозавының авырлыгы туганда 6 кг нан 16 кг га кадәр җитә, әмма көз башында инде 60 – 70 кг, ә кайчакта хәтта 100 кг га якын булырга мөмкин.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Экологик белемнәр атналыгы һәм Җир көне кысаларында Яшел Үзән районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Казан һәм Лаеш районы гимназистлары янында булды.
Беренче йокы үләне чәчәкләрен, гади прострел дип тә атыйлар, Лаеш һәм Спас районнары территориясендә күргәннәр. Ул һәрвакыт гаҗәеп рәвештә чәчәк ата – аның уянуына нәкъ менә ул үскән урындагы уңайлы шартлар гына ярдәм итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген суда йөзүче киек кошларга (казлар) язгы ау сезоны тәмамлана. Аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, рөхсәт срогы тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Ял көннәрендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте була. Шуларның берсе – Лаеш районында М-12 трассасының 834 нче чакрымында. Мотоциклчы яшь пошины бәрдерә. Мотоциклчы һәм хайван алган җәрәхәтләрдән урында ук үлә.
41 ел дәвамында ел саен 19 апрельдә дөньяның күп илләрендә Халыкара умырзая көне билгеләп үтелә. Умырзая – нәркиснең якын туганы, амариллислар гаиләсенә керә. Аларның суганчыклары агулы. Һава шартларына карата үсемлек талымчан түгел, ун градуслы салкынга түзә ала.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре авыл җирлекләре, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр, урманчылар, авыл кешеләре һәм үсеп килүче буын белән бергә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Әгерҗе, Арча, Спас, Теләче һәм Биектау районнарының мәдәният йортлары янына, мәктәп яны территорияләренә, Хәтер аллеяларына һәм тау итәкләренә 2810 нарат һәм чыршы утырттылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Зәй районы).
Баулының туган якны өйрәнү музеенда 2 мәктәп укучылары районның урман һәм елгаларында яшәүчеләр турындагы белемнәрен тулыландырдылар. Табигатьтәге бу күптөрлелек турында аларга ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районы буенча районара бүлеге башлыгы Азат Миназов сөйләде.