ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге башлыгы Красноключино мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары өчен һөнәри юнәлеш буенча очрашу үткәрде, анда ул аларга мөһим һәм кызыклы һөнәр – аучылык белгече турында сөйләде. Чара мәктәп укучылары өчен танып белү чарасы булып чыкты, алар зур кызыксыну белән аучының эш үзенчәлекләре турында тыңладылар. Ул билгеләп үткәнчә, бу һөнәр биология, экология, зоология һәм ветеринария өлкәсендә тирән белем таләп итә, бу аны хәзерге дөньяда аеруча кирәкле итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының баш белгече Виталий Константиновский Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ведомство бүләген Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев тапшырды. Ул агымдагы елның 22 мартында Зеленодольск шәһәрендә Идел елгасы акваториясендә бәлагә эләккән балигъ булмаган баланы коткаруда күрсәткән кыюлыгы һәм грамоталы гамәлләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Казан халкы сирәк очрый торган кош – Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән гади торымтайга ярдәм иткән. Шәһәрнең Совет районы ишегалларының берсендә битараф булмаган гражданнар кошны күреп ала һәм аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә үзвакытында тапшыра.
Бүген халыкара селәүсен көне билгеләп үтелә - әлеге бәйрәм хайваннарның бу уникаль төрен саклап калуның мөһимлеген искәртә.
Бүген «Парклар маршы-2025» халыкара акциясе кысаларында «Минем кече Ватаным табигате» темасына «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана.
2025 елның 29 июлендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29 йортта 2025-2026 елгы аучылык сезонында гомум кулланыштагы аучылык биләмәләренә аучылык ресурсларын (поши, себер кыр кәҗәсе, бурсык һәм селәүсен) аулауга рөхсәтләр бүлү оештырыла (алга таба - жирәбә).
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районында «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнашты , шәһәр халкын һәм кунакларны Республика Рәисе исеменнән бәйрәм белән котлады.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алабуга районының «Алабуга» икътисадый зонасында яшь поши бозавын коткара. Сулык янында йөргәндә, сабый егылып төшә, ярга үзе чыгарга тырыша, хәлсезләнеп, тыныч кына ярдәм көтә.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшергән.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан табигатьне саклау законнарының үтәлеше тикшерелгән.